Алия Төхвәтуллина (Карачурина) социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Алар арасында «Сезнең йорт хайваннарыгыз бармы?» дигәне дә бар.
«Юк, әмма бик тә мәче алырга телим. Әлегә Ришат рөхсәт итми. Ул йорт хайваннарын бик ярата, әмма шәхси йортта яши башлагач кына алырга тели», – дип җавап биргән җырчы, Ришатның песине үбәргә җыенган фотосын куеп.