news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Алия «Мерседес» сорый, бухгалтерияне дә үз кулына алмаса ярый инде»

news_top
Ришат Төхвәтуллин: «Алия «Мерседес» сорый, бухгалтерияне дә үз кулына алмаса ярый инде»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Ришат Төхвәтуллин Казандагы концертында «Мәтрүшкәләр» җырының ничек иҗат ителүе турында сөйләде.

Бактың исә, хатыны Алия Төхвәтуллина бала көткәндә, кыш буе Ришатка мәтрүшкә таптырган. Якыннарда, танышларда мәтрүшкә беткәч, җырчы шул исемдә җыр иҗат итеп биргән.

«Шуның белән тынычланды бугай. Хәзер менә Алия «Мерседес» сорый. Алай-болай минем репертуарда андый җыр барлыкка килсә, аптырамагыз, яме», – дип сөйләде ул.

Шулай ук җырчы төркемендәге кызларны да хәзер Алия сайлап алуы турында шаяртты. «Хәзер Алия минем «отдел кадров»та да эшли, бухгалтерияне дә үз кулына алмаса ярый инде», – диде җырчы.

Видео: Гөлүзә Василова

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 ноябрь 2024
    Исемсез
    Биючеләрен тәки өйрәтә алмадылар инде биергә. Узган ел матур бер кыз бар иде. Сары. Гел шуңа гына карап утырган идек. Быел ул да юк
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар