Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин Алия бәби тапканда янәшәсендә булырга җыена?

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин Алия бәби тапканда янәшәсендә булырга җыена?
социаль челтәрләр

Ришат Төхвәтуллинның әти-әнисе бу көннәрдә Казанда кунакта. Алар кызлары Айгөлне ире белән җылы якларга ял итәргә җибәреп, оныклары Сәйдәне карарга килгәннәр. Сторисларыннан күренгәнчә, әти-әнисе Ришат белән Алиядә дә еш кунак булалар. Шундый очрашуларның берсендә Ришат әтисенә бик кызыклы сорау биргән.

«Бала туганда хатын янәшәсендә торырга сорыйлар. Менә болай, кулдан тотып: «Молодец, әйдә, әйдә», – дип торырга. Менә элекке вакыт булса, син барыр идеңме хатын бала тапканда кырыенда торырга? Дөресен әйт», – дигән ул әтисенә.

«Юк инде, нишләп», – дип җавап кайтарган Ришатка, оялып беткән әтисе.

Ришатның әлеге видеосы күпсанлы комментарийлар да җыйган. Алар арасында «хатыны бәби тапканда ир-атның ерактарак торуы хәерле» дигән фикерләр дә, «баласы дөньяга килгәнне үз күзләре белән күрү ир-ат өчен бик файдалы, аларның бала белән элемтәсе яхшырак була» дигән фикерләр дә бар.

«Мин ирем янәшәмдә булуын теләмәс идем. Ир-атка бала тапканны карап тору нигә инде ул? Минем табибларым искиткеч әйбәт иде. Ирем матур итеп каршы алды. Һәркем үзе сайлый инде»;

«Әгәр хатының шулай тели, үзенә шулай рәхәтрәк булачак дип саный икән, барырга кирәк инде»;

«Минем ирем – табиб, төрле хәлләрне күргәне бар. Шуңа да ул минем янәшәмдә булды. Ул әле дә бу дулкынландыргыч мизгелләрне еш искә ала»;

«Ришат, Алия белән бергә барыгыз. Гомерлеккә исеңдә калачак ул синең. Алиягә җиңеллек телибез», – дип язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100