news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ришат, патшабикәң монда» – Алия Карачурина балачак фотоларын күрсәтте

news_top
«Ришат, патшабикәң монда» –  Алия Карачурина балачак фотоларын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Алия Карачурина сторисларында үзенең балачак фотолары белән бүлеште. Аларның берсендә Алия Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән белән янәшә басып тора.

«Нинди фото таптым!» – дигән Алия, әлеге фотоны шәрехләп. Әлеге фотоны легендар җырчының концертында төшергән булсалар кирәк. Ул вакытта Алия, мөгаен, үзенең дә кайчан да булса татар эстрадасы сәхнәләрендә балкыячагын әле белмәгәндер. 

Икенче фотода кечкенә Алия патшабикә образында сурәтләнгән. «Ришат, синең патшабикәң монда», – дип язган ул фото янына, булачак тормыш иптәше Ришат Төхвәтуллинга мөрәҗәгать итеп. 

Сүз уңаеннан, иртәгә, 24 июнь көнне, Алия рәсми рәвештә Төхвәтуллина фамилиясенә күчәчәк. Яшьләренең туе Казандагы бер мәҗлесләр залында була. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар