Ришат Фазлыйәхмәтов «Сайра, сандугач» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Аны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин. Тыңлаучылар «шәп» дип бәя дә биреп өлгергән.
Яңа җырның сүзләрен Сәгдүнә Кыямова, ә көен Марат Садриев язган.
«Сайра әле, сайра әле, сандугач,
Моңсуланам сине тыңлагач.
Сайра әле, сайра әле, сандугач,
Сайрауларың белән күңелем ач...»