news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның якын кешесе хастаханәгә эләккән

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовның якын кешесе хастаханәгә эләккән
Фото: "Татар-информ" архивы

Ришат Фазлыйәхмәтовның әнисенең сеңлесе хастаханәгә эләккән. Җырчы, күчтәнәчләр алып, якын кешесенең хәлен белешергә килгән.

«Килдем әле, дуслар, хастаханәгә. Әнинең бертуган сеңлесе хастаханәдә ята… Район үзәгендәге хастаханә бу, менә ничек чиста, матур. Янәшәсендә генә поликлиника да бар», – дип сөйли ул.

Туган апасы Ришат белән аның тормыш иптәше Эльмираны бик сөенеп, җылы кочаклашулар белән каршылаган.

Ришатның әлеге сторисларыннан соң, апасына саулык-сәламәтлек теләп, күп кенә комментарийлар язып калдырганнар. «Миһербанлы бала», – дип, җырчының үзен дә мактыйлар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 июль 2025
    Исемсез
    Мин Ришатның хәлен аңлыйм. Ул авырлыклар күрде, әти-әнисе бик иртә бакыйлыкка күчте. Әти-әни урынына калган туганнар була, бу шундый очрак. Ришат, син чын кеше!
  • 17 июль 2025
    Исемсез
    Интертат язарлык шулкадәр әһәмиятле яңалыкмы бу? Үз дәрәжәгезне төшермәгез инде. Концертлары бн халыкны шаккаттыра алмаган кешенең халыкка үзен искә төшерү моменты.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар