news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «5 ел сабыр итүем нәтиҗәсендә...»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «5 ел сабыр итүем нәтиҗәсендә...»
Фото: Эльмираның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Видеодан скриншот.

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны тормыш иптәше Эльмира-Тәтишка биергә өйрәткән! Иң кызыгы – Ришат үзен бии белмим дип уйлап йөргән һәм берәр кайчан сәхнәдә бии-бии җырлармын дип уйлап та карамаган. Бу хакта Эльмира үзенең сәхифәсендә сөйләде.

Ришат миңа беркайчан да биемәячәген әйткән иде. «Мин юләрме әллә сиңа? Мин андый артист түгел!» Бу мизгелдә мин дәшми калдым. Эчемнән генә: «Ярар-ярар, карарбыз әле ничек биегәнеңне», – дип уйладым. 5 ел сабыр итүем, зирәклегем һәм илһамландырып торуым нәтиҗәсендә, Ришатны биергә өйрәттек! Бар нәрсәнең дә үз вакыты, дип әйтәсем килә. Бары тик түземлек кирәк. Ришат, син молодец! Булды, хәзер барыбыз бергәләп бииячәкбез! Бары тик алга!» – дип яза Эльмира-Тәтишка үзенең сәхифәсендә, Ришатның тиздән дөнья күрәчәк «Син бит мине исертәсең» җырын тәкъдим итеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар