Ришат Фазлыйәхмәтовның тормышына багышланган җыры чыкты: «Сине югалтудан курка күңелем»

Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгән ярга багышланган, күңел кылларын тибрәтерлек җырын чыгарды. «Очраттым да сине» дип атала ул.
«Гади түгел, үзенчәлекле җыр, үземнең тормышымнан алынган. Сөйгән ярга багышланган яңа җырым һәрберегезнең күңелендә үз урынын табар, дип ышанам», – дип яза җырчы.
«Юкка узган күпме гомерләрем,
Сөюләрем – чын, дип ялгышып.
Сөюләрнең кайнар хисен тоймый,
Мәхәббәтем йөргән адашып.
Очраттым да сине юлларымда,
Кайнар кочагымда эредең.
Мин – бәхетле, тик нигәдер –
Сине югалтудан курка күңелем...»