Ришат Фазлыйәхмәтовның кисәк хәле начарланып, хастаханәгә эләгүе, аның карьерасындагы проблемалар хатыны Эльмира – Тәтишкага да тәэсир итмичә калмаган. Эльмира әлегә үзенең блогын алып бармаячагын хәбәр итә.
«Мине югалтмагыз, әлегә берни дә язасым да, күрсәтәсем дә килми. Минем җаным елый… Бу вакытлыча гына булыр, иншәАллаһ.
Сораулар бирмәгез, зинһар өчен. Барыбыз да исән-сау, сау-сәламәт! Югалтмагыз мине, тиз генә элемтәгә чыкмам, мөгаен. Бәлки, бөтенләй сәхифәмне алып бармый башлармын.
Барыгызны да яратам! Барысы өчен дә рәхмәт», – дип язып калдырган ул сторисларында «подписчиклары»на.