Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның танышу сайтындагы Катя белән «мәхәббәт» тарихы

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның танышу сайтындагы Катя белән «мәхәббәт» тарихы
Салават Камалетдинов

Интернетта танышу сайтлары барлыкка килгән чорларны бөтен кеше дә хәтерли торгандыр. Насыйп ярын очратырга өмет итеп, кем генә утырмады икән аларда? Һәрберебезнең диярлек интернет аша танышып, кавышып, менә дигән итеп яшәп ятучы танышлары да җитәрлек. Бәлки берәрегезнең интернет-сайтлардагы фотоларга ышанып, көлкеле хәлләргә тарыганы да булгандыр. Мәсәлән, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов шикелле. Онлайн-танышу белән бәйлее кызык хәл турында Ришат телеграм каналында сөйләгән.

«….Мин кемнән ким дип, сайтта теркәлдем дә таныша башладым. Бер кыз белән язышып киттек шулай. Аралаша торгач, мин моны «ысвидание»гә чакырдым. Бик дулкынландым. Ул вакытта сайтка иң текә фотомны куйган идем. Күрешкәч ничек кабул итәр икән дип борчылдым. Әле урысчам да чамалы, акцент белән сөйләшәм. 

Бу кыз үзе төз гәүдәле, йөзгә бик чибәр иде. Алдан ук зәңгәр күлмәктән, кара курткадан булачагын әйтеп куйды. 

Билгеләнгән урынга килеп җиттем. Болай да булмаган акчага өч роза чәчәге дә алдым әле. Көтәм, көтәм, юк бу кыз. Карыйм, еракта бер кыз басып тора. Зәңгәр күлмәктән, курткасы гына яшел, аксыл сызыклар белән. Мин инде егет кеше буларак үзем 50 процент ташлама ясадым, карадыр инде дип, килеп бастым янына. Чәчләре дә сары, фотодагы кебек. Йөзе генә фотодагыга бик охшап бетмәгән. Ярар, интернетта кеше башка төрлерәк күренергә мөмкин бит. 

«Привет, Катя», – дим. «Привет», – ди бу миңа. «Әхә, тущны шул икән», – дип уйладым да, чәчәкне бирдем. Киттек без моның белән. Хәлләрне сорашкан арада карыйм, каршыбызга тагын бер кыз килә. Монысы инде кара курткадан. Аптырап калдым, инде нишләргә белмим. Бу кыз миңа, мин аңа карыйм. Каушавымнан маңгаема тир бәреп чыкты. «Ты точно Катя?» – дим янәшәмдәге кызга. «Да», – ди бу миңа. Ә мин теге кара курткалы кызга да: «Привет, Катя», – дип эндәштем. «Привет, Ришат», – ди бу миңа. Ә минем янымдагы кыз: «Как Ришат?» – ди. 

Баксаң, бу кыз Олег белән очрашырга килгән булган икән. Алар фотоларын күрмичә генә очрашырга килешкәннәр. Менә шундый очраклылык килеп чыкты, сөйләсәң, кеше ышанмас. Өчәү бергә Олегны көтеп,  урамда йөрдек тә таралыштык. Шуннан бирле ике Катяның берсен дә, Олегны да күргән булмады. Бүтән танышу сайтларында да утырмадым», – дип сөйләгән җырчы. 

Ришатның каналын укып баручылар әй көлеп тә караганнар бу хәлдән. Шулай ук аларны җырчының хатыны Эльмира белән танышу тарихы да кызыксындырган. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100