news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовның өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән
Фото: Ришат Фазлыйәхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Авылда Ришат Фазлыйәхмәтовның өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән. Бу хакта ул төп йорты түбәсендәге карны видеога төшереп, социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Нишләп түбә күрсәтә икән бу, дип уйлыйсыздыр инде. Дуслар, түбәдәге карны чистартырга кирәк. Бераз чистарттым инде. Менә капкадан кереп килә идем, шушы кар шуып төште дә коендырды мине», – дип хәбәр итә җырчы.

Ришатка, җитди зыян күрмәгәнгә шатлана-шатлана, карны көрәп бетерәсе генә кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар