news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның клибында «Интертат»ның элеккеге журналисты катнашкан

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовның клибында «Интертат»ның элеккеге журналисты катнашкан
Фото: Ришат Фазлыйәхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ришат Фазлыйәхмәтовның «Гафу итә белик» җырына клибы чыкты. Җырның авторлары – Ришат Шәйхетдинов һәм Рөстәм Закуан.

Клип ата-ана һәм балалар темасына багышланган. Анда «Интертат» электрон газетасының элеккеге журналисты Эльвира Шакирова катнашкан. Ул, әни буларак, кызын ачулана, аның мавыгуын – рәсем ясавын кабул итми. Аннары кыз өйдән китә. Клип азагы гаиләдә аңлашу, бер-береңне гафу итү белән тәмамлана.

Җырчы клипны төшерүдә катнашкан барлык актерлар составына, оештыручыларга, төшерү төркеменә зур рәхмәтләрен белдерә.

«Гафу итә белик, ишетсәк тә

Күңелләргә тигән сүзләрне.

Гайбәтләрдән өстен кала белик,

Дуслар әйтмәс авыр сүзләрне.

Гафу итә белик, кайчакларда

Килмәсә дә бер сүз дәшәсе.

Шушы матур якты дөньяларда

Яшисе дә әле яшисе».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 апрель 2025
    Исемсез
    👍👍👍
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар