news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның иң зур хыялы тормышка ашкан

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовның иң зур хыялы тормышка ашкан
"Татар-информ" архивы

Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең иң зур хыялы тормышка ашуы турында сөйләгән. Җырчы остазы Салават Фәтхетдинов белән уртак концерт куя.

«Салават шәкертләреннән имтихан алуны дәвам итә. Чиратта – Ришат Фазлыйәхмәтов. Анда сез дә була аласыз. 17 февраль «Пирамида»да узачак. Остаз – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырлары да, шәкерт – популяр артист Ришат Фазлыйәхмәтов җырлары да яңгыраячак. Юмор, уен-көлке, остаз белән шәкертнең моңа кадәр билгеле булмаган серләре, тарихлары фаш ителәчәк.

5 февраль көнне миңа 35 яшь тула. Салават абый белән концерт кую – иң зур хыялым иде, дуслар. Әлеге белдерүне укыганнар: «Салават абый белән дуэтлар булачакмы?» – дип яза. Анысы сер булып калсын», – дигән җырчы.

«Ришат, син чыннан да – Салаватның яраткан шәкерте. Сизелеп тора ул», «Моннан да яхшырак хәбәр булуы мөмкин түгел. Яңа елга бүләк булды бу», «Бу – 2024 елның иң шәп концерты булачак. Котлыйм сезне», – дип язып калдырган Ришат белән Салават Фәтхетдиновның иҗатын яратучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар