Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовка тормыш кагыйдәсе белән уртаклашкан өчен рәхмәт сүзләре язганнар

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовка тормыш кагыйдәсе белән уртаклашкан өчен рәхмәт сүзләре язганнар

Ришат Фазлыйәхмәтов Телеграм каналында тормыш кагыйдәсе белән уртаклашкан һәм язылучыларына киңәш дә биргән.

«Авырлыклар булмый калмый, аннан башка тормышның кадере югала. Иң мөһиме, аларны кабул итәргә өйрәнү. Һәрбер бирелгән авырлык – ул үсешнең яңа баскычы. Әгәр язмыш сыный икән - шатланыгыз. 

«Аллаһ яраткан балаларын гына сыный, борыныңнан кан акса да рәхмәтле бул», – ди иде әни.

Гомер уза тора, ә әнинең сүзләренә елдан-ел ныграк төшенәм. Ничек кенә сынамады язмыш, ә алда торган сынауларны Раббым үзе генә беләдер. Якты көндә  кара болыт кебек каплап алган борчуларны мин бик тиз таратам, бу авырлыклар мине бәхетле тормышка илтәчәгенә ышану зур миндә.  Мескенләнмим, зарланмыйм,  ә чишү юлын эзлим. Һәрбер аткан таңым өчен  Раббыма рәхмәт укыйм.  Сезгә дә шулай итәргә киңәш бирәм. 

Әгәр чишелмәс төсле тоелган мәшәкатегез бар икән, минем кебек баш бармакны күтәрегез, аннары елмаегыз да, горур итеп алга атлагыз», – дип язган җырчы.

Язылучылар җырчы белән килешкән. 

«И, балакай, яшь булсаң да, бик акыллы икәнсең, тирән фикер йөртәсең»;

«Синең кайгыңа карамый, иртән матур итеп таң ата. Вакыт үтү белән кайгы сүнмәсә дә, сүрелә. Төшенкелеккә бирелмәскә кирәк»;

«Күңелләр күтәрелеп китте. Рәхмәт Ришат»;

«Ришат, рәхмәт киңәшләреңә», - дип комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100