news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовка әтисе башка исем кушмакчы булган

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовка әтисе башка исем кушмакчы булган
Ришат Фазлыйәхмәтовның шәхси архивыннан

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрләрдә мәрхүм әти-әнисе белән бәйле бер хатирә турында сөйләгән.

«Үкенмә» җыры йөрәкләрегезгә хуш килде, бик күп җылы сүзләр алам, рәхмәт. Димәк, чыннан да минем җыр.

Авторларын да бик яхшы беләсез – Зәлия Нуриәхмәтова һәм Фирзәр Мортазин. Бу кешеләр гомумән начар җыр яза белми!

Фирзәр дигәннән, бер хатирә…

Әни, минем белән йөкле чагында, әти белән Фирзәр Мортазин концертына барган. Ул вакытта Фирзәр абыйның бик популяр чагы. Концерт барышында, әти: «Эх, Фирзәр шуның кадәр моңлы җырлый, малай туса, Фирзәр дип кушам»,– дигән.

Ләкин бездә гел «Р» да «Р». Ринат, Рифат, Рүзәл, Ришат – санап китсәң...

Бу гына аерылып тормасын әле, дипме, яисә башка сәбәпләр аркасындамы, миңа Ришат дип кушканнар. Исем кушу тарихының чын дөресен, кызганыч, инде белеп булмый.

Бик моңлы егет булуымның сәбәбе – әллә исемем, әллә җисемем, дигәндәй. Фирзәр дип кушкан булсалар, бәлки, әле җырлар да язган булыр идем, ә?» – дип сөйләгән Ришат Фазлыйәхмәтов.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар