Ришат Фазлыйәхмәтов аноним тәнкыйтьләүчегә урта бармагын күрсәткән
Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрендә, урта бармагын күрсәтеп: «Татар, уян... Халык, моңны тыңла», – дип язган.
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның ачуын чыгарганнар бугай. Аның урта бармагын күрсәтүе шуның турында сөйли, дип аңларга кирәк. Моңа кадәр дә аның «мәшһүр» бармагы күренгәли иде аның аккаунтларында.
«Татар, уян. (Монда ул үз йөзен күрсәтмичә, җырчыларга бары тик шелтә белдереп ятучы бер аноним аккаунтны эзли. Аның атамасын язмыйк, пиар булмасын – авт.) Халык, моңны тыңла. Мин мактанмыйм! Җырлый алсаң, җырла минем шикелле! Минем хакым бар бу сүзләргә. Шалтырат, сүзең булса», – дип язган җырчы «сторисларында».
Җырчы телефон номерын да язып калдырган.