news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны турында: «Күкрәге әйбәт»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны турында: «Күкрәге әйбәт»
Фото: социаль челтәрдән

Ришат Фазлыйәхмәтов блогер Олеся Леснаяның сорауларына җавап биргән.

– Тавышыңның яхшыртыр өчен көнгә ничә күкәй эчәсең?

– Бер тапкыр эчерттеләр, кире чыга.

– Тәтишканың гәүдәсенең кайсы өлеше сиңа ошый?

– Күкрәге әйбәт.

– Сәхнәгә чыкканчы «чирттерәсеңме», әллә чыгып кергәчме?

– Элек «чирттерә» идем, хәзер чыкканда да, чыкмаганда да «чирттермим».

– Элеккеге хатының кара исемлектәме?

– Белмим, аралашканым юк.

– Гаилә бюджетын кем алып бара?

– Үзем алып барам, Тәтишка акча сораса, ротациягә азрак кына бирәм.

– Банкетта ничә мең аласың?

– Үзем генә киләм икән, 50 мең сумннан башлана.

– Ничә җыр өчен?

– 20 буламы, 30мы…

– Кызык хәлгә калганың бармы?

– Чүпрәле Сабан туенда җырлыйм, яңа тектергән костюмнан идем, сәхнәдән сикереп төштем дә өзелеп китте, каеш такмаган идем. Халык көлә. Кызыл трусик кигәнмен икән, ак чалбардан күренеп тора.

– Бүген нинди төстәгене кидең?

– Кара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар