Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән мөнәсәбәтләре турында: «Уси-пуси дип яшәүнең кызыгы юк»
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов телеграм каналына тормыш иптәше Эльмира белән төшкән фотосын урнаштырып, болай дип язып куйган:
«Без бер дә бәхәсләшмибез»,- диюче парлар, әйтегез әле, сез җирдә яшисезме ул? Ничек инде ачуланышып, аннан дуслашып, кочаклашып ятмыйча яшәп була ул? Башыма сыймый.
Безнең барысы да әйбәт, кешечә. Гел уси-пуси дип яшәүнең кызыгын да күрмим, дөресен әйткәндә», – дигән ул.
Виртуаль дусларының да җаваплары кызык кына.
«Сугышмаган көн сирәк, шулай яшәү кирәк»;
«Булды ди сиңа уси-пуси… Йөз аерылышабыз, йөз кушылабыз көненә... «Нур» театрына артист итеп куйсалар, беренче урын минеке»;
«Ир белән бәхәсләшкәч, кан тамырлары киңәеп китә, шундый рәхәт».
Ришатның Тәтишкәсе турында артык күп белүчеләре дә табылган. Бер егет: «Абзый, сорау бар. Син хатыныңның эскортница икәнен беләсеңме? Килештең һәм шуның белән яшисеңме?» – дип сораган. Ришат әлеге сорауны җавапсыз калдырган.
«Бу хатынның үз матурлыгы юктыр бер дә», – дип бәйләнгән тагын берсе.