Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Үзем дә «ак карга» түгел, гөнаһларымны яхшы беләм...»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Үзем дә «ак карга» түгел, гөнаһларымны яхшы беләм...»
Фото: җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсендәге видеодан скриншот

Ришат Фазлыйәхмәтовның «Үкенмә» дип аталган җыры чыкты. Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән. Җырның авторлары турында Ришат берни дә язмаган, ә менә эчтәлеге турында иркенләп фәлсәфә корган.

«Үкенмә! Бу җырга аерым аңлатмалар биреп тору, бәлки, кирәк тә түгелдер, барыбер языйм әле.

Минем әнинең яратып әйтә торган сүзләре бар иде: «Улым, кеше каядыр ялгыша икән, артыннан сөйләп йөрмә, йөзенә карап әйт, төзәт, беркайчан да тәнкыйтьләмә. Үткәнеңә үкенеп яшәмә, дүрт аяклы ат та абына, иң мөһиме, киләчәгеңне нурга күм», – дия иде. Әнинең сүзе – канун, шулай итәм дә.

Һәрбер изгенең үткәне, һәрбер гөнаһлының киләчәге бар. Тормыш үзе тигезли ул барын да. Минем юлымда да төрле кешеләр очрады, «дус» булып йөргәннәр дә, чын дуслыкның ни икәнен төшендерүчеләр дә, югалтулар да, табулар да... Әй, санап китсәң...

Аннан соң, үзем дә «ак карга» түгел, гөнаһларымны бик яхшы беләм, шулай ялгыша-ялгыша яшәргә өйрәнәсең икән, шунсыз булмый. Барыбыз да бер чама инде, «плюс, минус»... Килешәсезме?

Шуны әйтәсем килә: әйдәгез, үткәннәргә үкенмичә, үпкә сакламыйча яшик әле. Бер-беребезне изгелеккә, яхшылыкка өндик. Начарлыкны аны кем дә булдыра. Җырым да шул турыда. Вәт шул», – дигән җырчы шәхси аккаунтында.

Ришатның виртуаль дусларына җыр бик ошаган. «Сез язганнарны гел укып барам. Фикерләрегез кызыклы, тел байлыгыгыз да бар», «Чын күңелдән сөйлисез, ачык күңел белән. Тавышыгыз бик матур, җыр да шәп», «Тормышчан, эчтәлекле җыр», – дип язганнар.

Җырчының язган фикерләреннән чыгып, аның шәхси тормышын, үткәнен күздә тотып (Ришатның беренче хатыныннан баласы бар) берәү: «Ришат, улың белән күрешеп торуны җайларга кирәк, диеп уйлыйм. Иң зур гөнаһың шулдыр, дип беләм. Калганнары – була торган хәл», – дип киңәш-комментарий калдырган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100