news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов тамашачысы Тәтишкага соклана

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов тамашачысы Тәтишкага соклана
Фото: социаль челтәрдән

Ришат Фазлыйәхмәтовның социаль челтәрдәге битендә Тәтишка югалып торды. Интернет киңлекләрендә алар әле аерылыштылар, әле дуслаштылар, аннары бергә күренмәделәр. Озакка сузылган тәнәфестән соң җырчы никахлы хатыны Эльмира (Тәтишка) белән видео куйды һәм, яныңда пар булу – зур терәк, дип язган.

Видеода күренгәнчә, Тәтишка сәхнәгә менә һәм Ришатны нык итеп кочаклый. Бу видео Ришатның яңа чыккан «Пар йөрәкләр» җырына салынган.

«Сез икәү, сезгә бергә гомергә

Табышкан-кавышкан ике яр.

Яшәгез яратып, яратып, җанатып,

Бәхеткә күмелсен язмышлар...»

«Тәтишка көннән-көн күңелгә якыная бара»; «Нинди матур, нинди гүзәл сез, Тәтишка! Гөрләп балкып сөенеп-сөелеп яшәгез! Беркемнең сүзенә карамыйча»; «Матур парлар»; «Гомергә бергә булыгыз, бәхетле булыгыз», – дип, Эльмирага хатын-кыз буларак сокланганнар һәм аларга матур теләкләр юллаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар