
Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрләрдә бик тә ихлас, җылы видео күрсәтте. Артист әниләргә багышланган җырын башкарганда, бер ир-ат үзенең инде олы яшьтәге әнисен талгын биюгә чакыра. Ахырдан якын кешесен кысып-кысып кочаклап та ала.
«Шушы мизгелдә, хәтта, үземнең дә күзләрем яшьләнде. Әниле булу – зур бәхет! Кадерләрен белеп яшик әнкәйләрнең исән чагында», – дип яза җырчы, җырындагы юлларны кабатлап.
Әлеге ак яулыклы әбине Ришатның кайбер язылучылары танып та алган. «Гаймә апа – безнең Кәтем авылы кызы ул. Аның сабырлыгына һәйкәл куярлык. Өч баласының икесен җир куенына салды. Калган улына, оныкларына хәерле, озын гомерләр биреп, шуларның хөрмәтендә, сәламәтлектә, аларны куандырып яшәргә язсын аңа. Туган көнендә иң изге теләкләремне җиткерәм», – дип язып калдырганнар.