Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтишка ире Ришат Фазлыйәхмәтов янына Сочига килгән: «Бик көчле кеше син»

news_top_970_100
Тәтишка ире Ришат Фазлыйәхмәтов янына Сочига килгән: «Бик көчле кеше син»
Фото: социаль челтәрдән

Хәзерге вакытта Ришат Фазлыйәхмәтов Сочи шәһәрендә, ул анда беренче хатыныннан туган улы Искәндәр белән очрашу өчен барган иде. Җырчы улы белән шәһәр урамнарында йөрде, хәтта аның дәресенә дә кереп утырган.

Кичә Ришат янына хәзерге хатыны Эльмира (җырчы аны Тәтишка дип йөри) да очып килгән.

«Тәтишка исән-сау Сочига килеп җитте. Матур итеп каршы алдык, отельга урнашты. Матур итеп киенеп чыктык. Бүген аның туган көне, чын күңелдән туган көне белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, бәхетле бул. Беренче урындагы продюсер булырга язсын сиңа, бик көчле кеше син, горурланам, зурлыйм, хөрмәт итәм, яратам. Сез дә котларга онытмагыз! Туган көнең белән, матурым», – дип матур теләкләрен белдерә җырчы сөйгәнен ара-тирә «пәп» итеп.

Аннары җырчы иртәнге ашка баруларын күрсәтә. «Сочида җылытып җибәрде, куртка белән пешеп беттем, +15 градус», – дип белдерә Ришат, мул иртәнге ашларын күрсәтеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100