Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов шатлыклы хәбәр җиткерергә җыена

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов шатлыклы хәбәр җиткерергә җыена
Фото: социаль челтәрдән

Ришат Фазлыйәхмәтов вакыт-вакыт социаль челтәрләрдән югалып тора. Бу көннәрдә җырчы янә активлык күрсәтә башлады һәм бик тиздән шатлыклы хәбәр җиткерергә җыенуы хакында язды. «Нинди хәбәр дип уйлыйсыз?» – дип сораган язылучыларыннан җырчы һәм аларга берничә вариант арасыннан берсен сайлап алырга тәкъдим иткән. Алар арасында «җәйге концерт», «өйләнәм», «чил илгә очам» дигәннәре бар.

Тамашачысы язган комментарийларга караганда, язылучылары Ришаттан башка хәбәрне зарыгып көтә.

«Бәби алып кайтасыз! Ришат, шушы хәбәрне көтәбез бит. Иманлы бала булып туса иде»;

«Бәби дип уйлыйсы килә бит, Ришат»;

«Өйләндең бит инде!! Бәби алып кайтасыздыр», – дип язалар аңа.

Белүебезчә, Ришат Эльмира — Тәтишка белән никахта яши. Әле бу арада Тәтишка аның инстатормышыннан югалып торган иде, соңгы 1-2 көндә җырчы хатынын янә күрсәтә башлады. Шатлыклы хәбәр туй турында да булырга мөмкин – пар мөнәсәбәтләрен әлегәчә рәсмиләштермәгән.

Ришат иҗатын үстерү, үз тамашачысын табу юнәлешендә ныгытып эшли. Кая да булса җәйге концерт куярга җыена, дип тә уйлый алабыз. Өстәвенә, хатыны Эльмира да ниндидер бик зур проект әзерләүләре турында язган иде.

Ә менә чит илгә китү варианты төшеп калырга охшап тора. Ришатның беренче никахтан туган улына алиментларны вакытында түләмәве сәбәпле, суд приставлары белән проблемалары булу билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100