Ришат Фазлыйәхмәтов, сакалын сыйпап: «Хәзрәткә миңа иртәрәк бит әле, җырлап кына торыйм»
Социаль челтәрдә «Татар афишасы» сәхифәсе җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның дини темага уйлануы төшерелгән видеоны куйган.
«Бүген бер кешене очраттым. «Сакалың үскән, Ришат хәзрәт булсаң килешер иде», – ди миңа. Хәзрәткә миңа иртәрәк бит әле. Аның өчен бик белемле, гыйлемле кеше булырга кирәк. Әлегә җырлап кына торыйм, дидем», – дип сөйли җырчы, сакалын сыйпап.