news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов реанимациягә эләгүен ноские югалу белән бәйләп аңлаткан

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов реанимациягә эләгүен ноские югалу белән бәйләп аңлаткан
"Татар-информ" архивы

Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең авырып китүен, реанимациягә эләгүен ноские югалу белән бәйләп аңлаткан. Җырчы сихер, бозым кебек нәрсәләргә ышана башлавы хакында сөйли.

«Дуслар, бер хәл турында әйтеп китәсем килә. Бер концертта минем носки югалды. Мин анда носки түгел, следкилар кидем. 1 атна узгач, башка чарага бардым. Анысында миңа носки кияргә кирәк иде. Эзлим-эзлим носкины – юк, берсе бар, икенче сыңары юк. Алар икесе дә ботинка эченә тыгып куелган иде, берничек тә төшеп кала алмый. Шуннан соң мин хастаханәгә, реанимациягә эләктем.

Мин күз тиюгә ышанам, ә сез сихер-бозымга ышасызмы, дуслар? Соңгы вакыйгалардан соң мин ышана башладым», – дигән җырчы.

Ришатның тормыш иптәше Тәтишка да «Интертат»ка күрәзәче әбигә йөрүе, аның аша Ришатка бозым ясатуларын ачыклавы, шуңа иренең эшләре бармавы хакында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар