Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Пиар ясыйсы килсә, мин аны беренче хатын белән ясаган булыр идем»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Пиар ясыйсы килсә, мин аны беренче хатын белән ясаган булыр идем»
"Татар-информ" архивы

«Интертат» сайтында «Ришат белән Тәтишканың аерылышу-кушылуы пиар булганмы: артистлар фикер белдерә» дигән язма чыккан иде. Ришат Фазлыйәхмәтов, бу язмага җавап йөзеннән, үзләре турында комментарий биргән җырчыларга рәхмәт белдергән һәм бу хәлләрнең пиар булмавын тагын бер кат ассызыклаган.

«Дуслар, журналистлар язма куйган. Артистлар безнең турыда интервью биргәннәр. Барысына да бик зур рәхмәт.

Безнең турыда «пиар ясаган» дип сөйлиләр инде бик күпләр. Пиар түгел, пиар ясыйсы килсә, мин аны беренче хатын белән дә ясаган булыр идем. Пиар ясар өчен халыкны шаккатырырга кирәк. Эльбруска менеп, мәсәлән. «О, Ришат Эльбруска менгән икән», – дип сөйләсеннәр өчен.

Тәтишка белән 4 ай бергә тормадык. «Ришат, син ябыгып, тартылып киткәнсең. Күзләрең моңсу, нур да юк», – дип әйтәләр иде. Инде хәзер Тәтишка белән кушылдык. Бар да яхшы, күзләр дә янып тора, авырлык та җыя башладым. Кемнәр безнең белән булды, рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Хейтерларга аерым рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә бергә-бергә яшәргә язсын», – дигән җырчы.

Ришатына җавап итеп, Тәтишка: «Тәк, Эльбрус – кызык тема. Бәлки, чынлап та? Мин каршы түгел», – дип комментарий калдырган.

«Үзең туктамасың, кеше туктамый. Үзең биреп торасың чәйнәрлек азык»;

«Алдама инде, пиар булды. Сөйләделәр, кызыксындылар бит»;

«Һаман бер балык башы», – дип язган калганнар.

«Ура, теманы яптык», – дип, сөенүен дә яшермәгән берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100