Ришат Фазлыйәхмәтов: «Миннән аранжировкалар сорыйлар. Берсенә дә бирмим»
«Татарстан-24» телеканалының «Мәдәни агарту» тапшыруында татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллинага җырларны яңартып җырлау, җыр бүлү күренеше һәм ни өчен дуэтлар җырларга яратмавы турында сөйләде.
«Элекке җырларга яңа сулыш бирәсе килә, чөнки аларда мәгънә бар»
– Кайчандыр «Ташлама» җырын легендар «Заман» төркеме башкарган булса, бүген ул Сезнең дә репертуарда. Бу җыр Сезне кайсы ягы белән җәлеп итте?
– Мин бу җырны ике ел чыгарырга дип йөргән идем, быел вакыты җитте. Тормыш иптәшем белән уйлаштык та, җырны яшьләр стилендә эшләп чыгарырга булдык. Халыкка ошады, кичке уеннарда да җырладык. Уңышлы җыр булып чыкты, безне тагын бер баскычка югарыга күтәрде, авторларга, элек җырлаган «Заман» төркеменә рәхмәт әйтәсем килә. Халыкка бу җырны башкарырга рөхсәт биргәннәре өчен дә рәхмәт.
– Халык хәзер чагыштыра да. Чагыштырудан курыкмадыгызмы?
– «Бу моны кабатлап җырлый икән», – диючеләр була инде. Минем репертуарда Салават абыйның, Фирзәр абыйның җырлары да бар. Бер уйласаң, бу җыр 1990 – 2000 елларда популяр иде. Элекке җырларга яңа сулыш бирсәк, бик әйбәт булыр иде, чөнки элекке җырларда мәгънә бар. Бөтенесен булмаса да, халык күңелендә булганын яңартып барсак, әйбәт булыр иде.
– Салават абыйның җырларына килгәндә, шул рәвешле, үзегезнең стилегезне югалтырмын дип уйламыйсызмы?
– Юк. Шәкертләре булгач, ул безне, халыкчан җырлагыз, дип өйрәтте. Салават абый, Фирзәр абыйлар – легендалар. Элек җырлаган җырларын яңартып, сәхнәдән җырлаганда да аларның репертуарыннан булуын әйтеп үтәбез.
– Элек башка җырчыларның җырларын башкару гадәти күренеш булып саналган.
– Кем ничек булдыра, шулай җырлый инде хәзер. Кайбер җырчының диапазоны кечкенә, кайбер кешенеке киң. Кайбер кеше баянга, кайбер кеше доң-доң музыкага җырлый алмый. Шуңа күрә алтын урталык кирәк. Менә мин баянга да, дөмбер-дөмбер музыкага да җырлый алам. Күп кеше хәзер белеме булмаса да җырлый. Кем ничек булдыра ала – барысы да молодцы. Минем беркайчан бер җырчыга да өстән караганым булмады, булдырасыз икән, булдырыгыз, димен.
– Соңгы елларда җырчылар арасында җыр бүлү күренеше күзәтелә башлады...
– Уртак фикергә килә белергә кирәк. «Син дә җырла, мин дә җырлыйм. Кайсыбызга күбрәк кул чабасын халык хәл итәр», – дияргә кирәк. Яки баттл эшләргә кирәк.
«Бер вакыйгадан соң алып баручыларга карата ачуым чыкты»
– Теләсә нинди җырны яңартып буламы?
– Иң элек җырның сүзләренә игътибар итәргә кирәк. Сүзләре мәгънәле, эчтәлекле, көе халыкчан булса, яңартырга була.
– Сезнең җырны башка җырчылар җырлыймы?
– Бер хәл искә төште. Кайсы районда икәнен әйтмим. Бер туйга чакырдылар, җырларны башкаруымны сорадылар. Берзаман: «Ришат, килеп тормагыз, алып баручы белән сөйләштем, ул сезнең җырларны «үзем җырлыйм» дип әйтте», – диде. Шуннан соң минем алып баручыларга карата фикерем үзгәрде, ачуым чыкты. Мәҗлесне алып барасың икән, алып кына бар, җырлама.
Миннән аранжировкалар сорыйлар. Берсенә дә бирмим. Мәҗлесләрдә акча эшлисез, шунда эшләгән акчадан җырны эшләтегез дә үзегез җырлагыз, дим.
– Ришат, иҗатыгызда күпмедер вакыт тукталыш та булып алды...
– Әни мәрхүм булганнан соң, өйләндем. Шуннан соң аерылдым. Тормышым какшый башлады. Ир кеше ялгыз калгач, үзенә генә авыр. Күңел төшенкелеге дә булды. Шундый авыр вакытларда тугры тамашачы янымда булды. 30 яшьлегемә багышланган концертта чыгыш ясаганнан соң, халыкка кирәк булуымны аңладым. Карантиннан соң, хәзерге тормыш иптәшем Эльмира белән таныштым. Бүген авыр вакытларда Эльмира терәк-таяныч булып тора.
«Мин дуэт җырчысы түгел»
– Киләчәктә дуэт җырларыгыз булыр микән?
– Мин дуэт җырчысы түгел. Мин эшләгән мелизмнарны минем белән җырлаган кеше җырлый алмый, миңа шунысы авыр. Үзем генә җырларга яратам.
– Концертларны үзең сөйләп, җырлап, биеп, үзең алып бару модага керде...
– Минем сөйләргә вакытым калмый, концертта мин 25 җыр җырлыйм тере тавышка. Безнең төркемдә шулай: алып баручы алып бара, биюче бии, музыкантлар үз эшендә. Бездә һәр кешенең үз эше. Мин калган төркемнәргә кысылмыйм, ничек булдыра алалар, шулай булдырсыннар.
– Сезнең өчен иҗатның иң биек ноктасы нәрсә?
– Мин әле ул ноктага җитмәгән, эшлибез дә эшлибез. Иң мөһиме – үзең булып калырга кирәк. Нинди җырчы булсаң да. Тамашачы алдында «мин – гади җырчы», – дип әйтәсем килә.