Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Кабер өстендәге агачта өч энә күрдем...»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Кабер өстендәге агачта өч энә күрдем...»
Салават Камалетдинов

1 атна элек кенә Казан тамашачысына концерт куйган Ришат Фазлыйәхмәтов бу көннәрдә тормыш иптәше белән авылда. Кар көрәп, зиратка барып, якыннары рухына дога кылып йөргән чагы. Зиратка менгәч, җырчы эчендә күптән саклап йөрткән бер сере, борчуы белән уртаклашкан.

– Дуслар, минем белән бервакыт шундый хәл булды. Мин инде аны кешегә сөйләргә ашкынмадым, журналистларга да әйтмәдем. Менә әти-әни, әбиләр каберенә дога кылырга дип, зиратка менгәч, шушы әйбер искә төште. Мин моны сөйләргә булдым.

Догалар укып, массаж ясаучы бер апага барган идем. Шул апа миңа массаж ясаганда, мин ниндидер кабер күрдем. Ул безнең зират түгел, башка бер зиратка охшаган иде. Кеше яңа гына күмелә бит әле. Яңа каберне таныр өчен, бездә вакытлыча агач кагып куялар бит инде. Шул агач өстендә өч энә тора иде. Менә шул апа мине өшкереп, массаж ясаганда, шушы әйбер күз алдыма килде дә басты...

Дуслар, бәлки, бу – күз тиюдер, бәлки, берәр бозымдыр, нәрсәдер, мин моны әйтә алмыйм. Арагызда, бәлки, берәр күрәзәче, догалар белән кешеләр дәвалаучы бардыр. Шушы сорауга җавап бирегез әле миңа, зинһар өчен: нәрсәне аңлата икән бу әйбер? Шул соравыма гына җавап бирсәгез, минем күңелем тыныч булыр иде. Бозымнар, күз тиюләр бар ул. Шулай да, Аллаһы Тәгалә юлында булыгыз, дога белән яшәгез, – дип сөйләгән Ришат социаль челтәрдәге аккаунтында.

Җырчы белән булган әлеге хәлне виртуаль дуслары яхшыга юраган. «Ришат, кан дөрес йөрмәгәнгә начар уйлар, төшләр керә. Хәерлегә булсын», «Бар да яхшы булсын. Ходай сезне ярдәменнән ташламасын», «Үзең нәрсәгә ышанасың – шул була. Син бит, «брат», Аллага ышанасың, барысы да әйбәт булыр», – дигәннәр.

«Сезнең үзаң сезне нәрсәдән дә булса кисәтмәкче, ягъни сез нәрсәдәндер куркасыз. Без курыккан әйберләрнең бу тормышта чынга ашуы да бар», «Минемчә, сезгә белгечкә күренергә кирәк. Хәзер яныңда йөргән дустыңа да ышанырга кушмыйлар», – дип, киңәш-комментарий калдыручылар да булган.

Видео: Ришат Фазлыйәхмәтовның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 март 2023
    Исемсез
    мэжусилек кочле татарларда, бигерэк тэ угыр кэбилэлэрендэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100