Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Дуслар, барам... Илебезне сакларга кирәк...»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Дуслар, барам... Илебезне сакларга кирәк...»
Салават Камалетдинов

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә мобилизациягә эләккән ир-егетләргә багышлап, Муса Җәлил сүзләренә, Салих Сәйдәшев көенә язылган «Җырларым» җырын а`капелла башкарган.

«Бу җырны хәрби хәрәкәткә киткән барлык егетләргә багышлыйсы килә. Егетләр, туган якларыгызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Без, Алла боерса, җиңәргә тиеш», – дигән Ришат җыр азагында.

Ришат яхшы ниятләр белән җырласа да, виртуаль дуслары аның бу чыгышын килештермәгән. Ришатның болай итеп җырлавы, аеруча җыр азагындагы сүзләре, киресенчә, кайберәүләрнең ачуын кабарткан.

«Без җиңәрбез сезнең белән, дисең. Җырлап кына җиңеп булмый шул! Кулга автомат алырга кирәк. Сезнең җырларыгыз үзегезгә акча эшләргә генә кирәк. Бигрәк тә син, короновирус вакытында да, онлайн концертларыңны акчага җырладың», «Синең шикелле «җиңүче»ләр буа буарлык монда...», «Җиңәсең килсә – сугышка бар, монда маймылланма. Бүрәнә артында бүре куып ятасың. Сугышка киткән егетләрдән, аларның аналарыннан булса да оялырга кирәк әзрәк», – дип сүккәннәр Ришатны.

Шулай да, күпчелек тискәре комментарийлар арасында 1-2 кеше Ришатны яклап чыккан. «Теләсә нәрсә язмагыз инде. Әй Аллам, бер көнне бөтен кеше китә алмый бит. Ул баланың да күңелендә яра бар... Күңеленә килгән, хәленнән килгәнне эшләгән... Ришат барса, сезгә җиңелрәк булмый, кешегә эше дә кирәк, җыры да кирәк. Дөньядагы хәлләргә Ришат гаепле түгел...» – дип язган берәү.

Ришатның хатыны – Тәтишка буларак таныш Эльмира да якын кешесен якламый булдыра алмаган. «Ришат – маладис ул!.. Егетләрне «поддерживать» итә. Мин беләм, әгәр дә аңа чакыру килсә, ул, ике дә уйлап тормыйча, барачак! Сүз уңаеннан, мин дә хәрби бурычлы, мин дә бурычыбызны үтәргә, егетләребезгә булышырга барырга әзер. Үз илен ташлап, чит җирләргә китмәүчеләргә – барысына да афәрин!» – дигән ул.

Ришат исә барлык комментарийларны да укып, анализлап, соңыннан сториста болай дип җавап биргән: «Хәерле көн, дуслар. Кичә мин бер видео куйган идем, акапелла җырлап. «Матур» комментарийлар язгансыз. Рәхмәт. Микрофон күтәреп йөргәнче, автомат күтәреп сугышка бар, дисез. Дуслар, барам, Алла боерса, чакыралар икән – барам. Илебезне сакларга кирәк. Качканнары инде качып бетте. Без качарга җыенмыйбыз беркая да», – дигән.

Видео һәм фото: Ришат Фазлыйәхмәтовның социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100