Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов махсус операциядәге егетләргә ярдәм итмәкче

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов махсус операциядәге егетләргә ярдәм итмәкче
Фото: "Татар-информ" архивы

Ришат Фазлиәхмәтов үзенең туган ягында зур җәйге концерт оештырырга булган. Бу хакта җырчы «Интертат»ка үзе хәбәр итте. Марий Эл республикасы, Бәрәңге районы, Алашайка авылында булачак концертның төп максаты – хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм итү. Ришат Фазлыйәхмәтов белдерүенчә, чарадан җыелган барлык сумма гуманитар ярдәмгә китәчәк.

Бәйрәмдә, Ришатның үзе белән белән беррәттән, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Резидә Шәрәфиева, ИлСаф, Алинә Даутова һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.

Җанлы аралашулар, популяр җырлар белән үрелеп барган концерттан соң дискотека да көтелә.
«Очрашканга кадәр! Күңелен дә бергә ачыйк, ярдәмен дә бергә кылыйк! Бергә булганда барысын да җиңәрбез!» – дип яза Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100