Ришат Фазлыйәхмәтов күңелсез хәлгә очраган, Тәтишкәгә биргән вәгъдәсен дә үти алмаган
Бәла аяк асытнда йөри, дип, тиккә генә әйтмиләр. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Яңа ел алдыннан күңелсез хәлгә юлыккан, шул сәбәпле, тормыш иптәше Эльмирага биргән вәгъдәсен дә үти алмаган. Бу хакта ул ватсаптагы статусларында сөйләде.
«Барыгызны да яңа еллар белән, дуслар. 29ы көнне бер чарадан чыгып барганда күңелсез хәлгә очрадым. Үлә-бетә ашыгып, ялгыш бастым да аягымны авырттырдым.
Бүген менә әкренләп аякка бастым, аксап кына йөрим. Тәтишкәгә, 1 гыйнварда сине чаңгы шуарга алып барам, дигән идем, килеп чыкмады. Инде Тәтишкә ачуланмаса ярый. Ярар, хәзер каһвә алып бирәм дә үзенә, җайлыйм-майлыйм мин аны. Үзегезне саклап йөрегез, дуслар, андый хәлләргә очрый күрмәгез», – дип сөйли ул.
Ришат Тәтишканы, чаңгы шуу урынына, романтик «свидание» оештырып, кинога алып киткән.