Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов күңел тынычлыгын кайда таба?

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов күңел тынычлыгын кайда таба?
Фото Ришат Фазлыйәхмәтовның шәхси аккаунтыннан

Элеккеге гаиләсе белән килеп чыккан гаугадан соң, соңгы арада Ришат Фазлыйәхмәтов шактый борчылды, талчыкты булса кирәк. Чөнки тамашачысы тарафыннан аны яклаучылар күп булса да, тискәре мөнәсәбәт тә ишелеп диярлек төште. Җырчы халык алдында гафу да үтенде, акланды да. Аңа хәзер күңел тынычлыгы табарга кирәк иде.

Ә Ришат үзенә күңел тынычлыгын кайдан табарга икәнен яхшы белә. Тәтишкасы (хәзерге хатыны Эльмираны ул яратып шулай атый) белән алар Ришатның туган нигезенә кайтып киткәннәр. Анда эшләп тә, ял да итеп, рәхәтлек, җаннарына тынычлык тапканнар.

Көндез алар бакча тирәсендә маташканнар.

 Суганны бөтен кеше утыртып бетергәндер инде, без әле бүген генә утыртабыз. Түтәлләрне биек иттем әле, ишелмәсә ярый инде. Шакмакларга бүлеп утыртам, бар яктан да тигез булсын, – дип сөйләгән Ришат телефон камерасына.

Чынлап та, Ришаттан шәп «лайфхак» сезгә: бер якка гына сызыклар сызмыйча, ә аркылыга да сызып, шакмаклар ясап утыртсаң, суган, мөгаен, отрядтагы солдатлар кебек тишеләчәктер.

Ә ул арада Тәтишка укроп, петрушка, кузгалак кебек тәмләткечләр чәчкән.

Эш беткәч, уйнарга ярый. Кич белән исә алар, учак ягып, кич утырганнар.

«Менә матурым-песием белән, Тәтишкам белән бергә учак янында утырабыз әле. Ай, дуслар, авылда рәхә-ә-әт. Мәчеттән азан тавышы яңгырый, учак яна, тынычлык, туган йорт, кошлар моңы, яраткан кешем... Өч көнлек дөньяда шушы гадәти әйберләрдән ямь табып яши белү – иң зур бәхеттер ул.

Күпләрегез сорый инде, Ришат син ничек күңел тынычлыгы аласың, дип. Менә, дуслар, бар да шушында аңлатыла. Мин җанга тынычлыкны туган авылымда бик тиз табам, шәһәрдә алай ук булмый...» – дигән Ришат куенындагы песине сыйпый-сыйпый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 май 2022
    Миляуша Гараева
    Су сипканда суы аска агып тоша андый биек туталларнен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100