Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыклы яңалыгы белән урталашкан.
«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләндем!» – дип хәбәр иткән җырчы.
Бу хәл Салават Фәтхетдиновның концертында булган. Ришатка язылучылары тарафыннан котлау сүзләре килеп ирешкән. «Афәрин!», «Без бик шат сезнең өчен», «Әй, маладис, энем. Тагын да зуррак бүләкләргә ия булырга язсын», – дип язганнар аңа.
Әлеге теләкләргә «Интертат» та кушыла.
Фотолар: Ришат Фазлыйәхмәтовның шәхси аккаунтыннан