Ришат Фазлыйәхмәтов концерты: ялтыравыклы ботинка, татарча стендап, медаль һәм рәхмәтләр
«Пирамида» концертлар залында Ришат Фазлыйәхмәтов «Бик күрәсем килә» дигән яңа концерт программасын тәкъдим итте. Кичәдә КФУ студентлары Гүзәл Басыйрова һәм Диләрә Нургалиева булды.
Зал тулы иде, тамашачыларның күбесе өлкәнрәк кешеләр, әмма яшьләр дә күренде. Керү юлында чират тезелеп торды, кайберәүләр бераз зарланып та алды: «Элек «Пирамида» бүтән иде, мондый чиратлар юк иде», – дигән сүзләр ишетелде. Ләкин залга кергәч, бу сүзләр онытылды инде, анда бер бәйрәм хисе биләп алды, залда бер төрле җылылык сизелә иде.
«Костюмга күзегез төшмәсен өчен ялтыравыклы ботинка кидем»
Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәгә чыгу белән үк тамашачыны елмайтты. «Каушадым әз генә: артист чыккач, тамашачының күзе костюмнарга төшә бит. Костюмга күзегез төшмәсен дип, ялтыравыклы ботинка кидем», – дип, залда утыручыларга «алтын» аяк киемен күрсәтте. Концертка килгән өчен мең-мең рәхмәтләр әйтте.
Беренче җырдан соң, сәхнәгә алып баручы, юморист Фәрит Галиев чыкты. «Сәхнә артыннан тыңлап торам: шундый җылы атмосфера, шундый рәхәт. Шуңа күрә чыккач та, сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә», – дип, ул да безгә рәхмәтләрен әйтте.
Фәрит Галиев тамашачыларга әз генә татарча стендап күрсәтеп алды: кибетләрдә консультантларның мөнәсәбәте, хатын һәм акча темасы, күз тиюдән брошкалар сатылуы турында сөйләде. Аннан үзенең бер җырын да башкарды. «Болай зурлап кул чапканыгызны белсәм, тагын берне җырлар идем», – дип сүзен тәмамлады, һәм зал тагын да катырак алкышлады.
«Белсәм, тагын берне җырлар идем»
Фото: © Гүзәл Басыйрова
Салават абыйга рәхмәтләр
Җырчы балачак хәтирәләре белән дә уртаклашты. Ул кечкенә вакытта авылына бик күп артистлар концертлар белән килә торган булган. Шул исәптән Салават Фатхетдинов та.
«Салават абый безнең авылга концертлар белән килә иде. Күп җырчы килә иде, барысын да әйтеп бетерә алмыйм, бөтенесен дә хөрмәт итәм. Миңа якынча дүрт яшь булгандыр, бакчадан гына бер матур чәчәк өзеп алып, Салават абыйның концертында сәхнәгә чәчәк чыгарып биргәнмен.
Салават абыйда укып чыгып, шушы зур сәхнәгә менеп, концертлар куярмын дип, кем уйлаган! Чыннан да, Салават абыйга мең рәхмәт әйтәсем килә: зур сәхнәгә менгергәне өчен дә, тамашачылар янына чыгарып җырлатканы өчен дә, рәхмәт», – диде Ришат. Бу мең рәхмәтләр Салават абыйга барып җиткәндер, дип ышанып калабыз.
Медаль, дуэт һәм «Кайтам, әнкәй»
Концерт уртасында Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев җырчыга медаль тапшырды.
«Үзенең матур җырлары белән безнең Яшел Үзән халкын шатландырып тора. Бик зур рәхмәт сиңа моның өчен. Узган ел безнең бөек якташыбыз, Яшел Үзән районы Шырдан авылында туган Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее иде. Менә шуңа багышланган медаль чыгардык. Бу медальне без талантлы, мәдәният һәм мәгърифәт өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырабыз. Рөхсәт итегез, Ришат, сиңа да шушы медальне тапшырырга», – диде ул. Зал алкышлар яудырды, ә Ришат, бераз каушап, рәхмәт әйтте.
«Бу медальне без талантлы, мәдәният һәм мәгърифәт өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырабыз»
Фото: © Гүзәл Басыйрова
Концертта кунак артистлар да булды: Олеся Жирнова һәм Лилия Сабирова. Ришат Олеся белән «Мин сине» җырын дуэт булып башкарды. Олеся татарча белми һәм сөйләшми, ләкин җырлавы бик моңлы һәм матур иде.
«Кайтам, әнкәй» җырын исә артист биредә утырган авылдаш дусты Ленарга багышлады. Ул Ришатның җыр клибында төп рольдә төшкән. Ленар махсус хәрби операциядән яраланып кайткан булган, хәзер туган ягында яши. Ришат аны сәхнәгә чакырды – зал басып алкышлады. Бу мизгелдә бөтен зал бергә сулыш алган кебек булды: күпләрнең күзләрендә яшь күренде. Бу җыр яңгыраганда залда тынлык урнашты.
Ә башка җырлар?
«Чиям диям», «Очраттым да сине...», «Исертәсең», «Исә җилләр», «Ак шомырт, ак сирень» – бу җырларны тамашачы рәхәтләнеп җырлап утырды. Яңа «Күңел сине сагына» дигән җыры да залны битараф калдырмады. Ришатның репертуары бик төрле: моңлы да, дәртле дә, сагышлы да – һәркем үзенә якын җыр таба ала.
Концерт ахырында Ришат Фазлыйәхмәтов соңгы рәхмәт сүзләрен үзенең тормыш иптәше Эльмира Фазлыйәхмәтовага әйтте. Ришат аны ягымлы итеп «Тәтишка» дип йөртә. Эльмира Ришатның тормыш иптәше генә түгел. Ришатның һәр концерты нәкъ менә Эльмира кулы аша үтә.
«Концертка Сабадан килдек»
Тәнәфес вакытында без тамашачы белән аралашып алдык. Беренче булып Сабадан килгән гаилә – Гөлүзә, Алмаз һәм аларның уллары Әмир белән таныштык.
«Без Ришат Фазлыйәхмәтовны бик яратабыз, аның концертларында УНИКСта да, Сабада да булдык. Хәзер «Пирамида»га килдек. Аның җырлавы безгә бик ошый: ул моңлы һәм тәҗрибәле җырчы», – диде Гөлүзә.
«Ришат Фазлыйәхмәтов матур җырлый, концертлары да бик яшьләрчә. Тагын концертлары була калса, килергә теләк бар – барабыз», – дип өстәде Алмаз.
Бу гаиләнең Ришат белән танышу тарихы да кызыклы булган. «Аны ничек белдем? Мин ашыгыч ярдәмдә эшлим. Без аңа чакыру буенча килгән идек, шунда ук ул миңа ошады. Үзе бик гади, кешелекле, ягымлы кеше. Аннары без аның җырларын эзләп таптык. Ришат миңа артист буларак та бик ошады, концертларына йөри башладык», – дип сөйләде Гөлүзә. Сабадан килгән гаилә Ришатка зурдан-зур уңышлар теләде.
Ришатның концертына беренче тапкыр килгән Гөлнара һәм Җәүһәрия апалар да концертның күңелле, артистларның оста, биючеләрнең матур икәнен билгеләп үттеләр. «Махсус тыңлаганыбыз юк, ләкин монда эләккәч, хәзер беләбез», – дип елмайдылар.
«Үзе бик гади, кешелекле, ягымлы кеше»
Фото: © Гүзәл Басыйрова
Концерт шәп булды, әйе. Бер әйбергә генә игътибар итәсе килә: сәхнә артындагы экранда программаның исеме татарча иеп «Бик күрәсем килә» дип язылган иде, ә Ришатның фамилиясен нишләп «Фазлыйәхмәтов» дип язмадылар икән?