Ришат Фазлыйәхмәтов шаян видео төшергән. Аның тормышын күзәтүчеләр видеоны «кызык» дип бәяләгән һәм «Камеди клаб»ка барырга киңәш иткәннәр.
Видеода күренгәнчә, җырчы атлар янында тегендә-монда йөреп тора. «Нәрсә белән шөгыльләнәсең?» – дигән сорауга видео: «Тегендә-монда, нәрсәдер – монда, нәрсәдер – тегендә. Тегендә-монда. Нәрсәдер берсе белән, нәрсәдер икенчесе белән», – дип тавышландырылган.
Җырчыга тегендә-монда йөреп тору шөгыле килешкән кебек. Сез ничек уйлыйсыз?