news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Ел саен әниемне 8 Март бәйрәме белән зиратка барып котлыйм...»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов:  «Ел саен әниемне 8 Март бәйрәме белән зиратка барып котлыйм...»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов гаиләсе өчен Халыкара хатын-кызлар көне – бәйрәм түгел. Чөнки моннан 12 ел элек бу көнне артист иң якын кешесен - әнисен мәңгелеккә югалткан. Ришат Фазлыйәхмәтов ел саен бу көнне чәчәк бәйләмнәре күтәреп әнисенең каберенә бара. Бер кочак лалә чәчкәләрен каберенә алып барып тезгән, әнисе белән сөйләшкән үзәк өзгеч видеоны җырчы үзенең социаль челтәрләрендә дә күрсәтте.

Бүген 8 март… Синең киткән көнең… Мин, һәрвакыттагыча, синең яныңда. Әни, син әйткән сүзләрне истә тотам, туган нигезне карап торабыз. Син утырткан гөлләр әле дә чәчәк атып утыралар. Мәктәптә укыган вакытларда, әни, мин синең янга төшә торган идем. Ә син миңа икешәр порция ризык ашата идең. Әй, шундый рәхәт вакытларым бар иде, – ди җырчы.

Ришат Фазлыйәхмәтов әнкәйләрнең кадерен исән чакта белергә өнди.

Ел саен әниемне 8 Март бәйрәме белән зиратка барып котлыйм... Кулына чәчәк бәйләмнәрен тапшырып, күзләренә карап, кочаклый да алмыйм... Сергей Безруков катнашкан «Мамы» киносы да нәкъ минем тормыштан алынган төсле. Ни кызганыч, минем тормыш - кино түгел, ә чынбарлык...

8 март - әниемнең киткән көне… Әнкәйләрнең исән чагында кадерләрен белсәк иде. Урының җәннәт түрләрендә булсын, әни», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар