Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов машинасына чит кыз утыртып, җырлап-биеп йөргән

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов машинасына чит кыз утыртып, җырлап-биеп йөргән
социаль челтәрләр

Бу көннәрдә социаль челтәрдәге дуслары Ришат Фазлыйәхмәтов янәшәсендә тормыш иптәше Тәтишка-Эльмира урынына бөтенләй башка хатын-кызны күрде. Җырчы аны «Жигули» машинасына утыртып, җырлап-биеп йөргән. Әле ярый бу хәлләр Ришатның 90нчы еллар стилендә төшерелгән «Пар йөрәкләр» җырына клибында гына. Алайса, хәлләре мөшкел булыр иде, килешәсездер. Ә монда комментарийны да беренчеләрдән булып Тәтишка үзе язып калдырган. «Пар йөрәкләр. Булдыргансыз! Карарга кызык, матур күренәсез! Горурланам», – дигән ул.

«Ришатның хәрәкәтләре – «ут»;

«Образларыгыз да килешә, җыр да шәп булган»;

«Шәп, матур булган бу клип. Алга таба да уңышлар, Ришат»;

«Кызык тематика. Барысы да килешле, шаяру аша биргәнсез», – дип тә язганнар.

Яңа җырның сүзләрен Илшат Гыйниятуллин, ә көен Илдар Ногманов иҗат иткән.

«Сез икәү, сез бергә гомергә

Табышкан-кавышкан ике яр.

Яшәгез яратып, яратып, җанатып,

Бәхеткә күмелсен язмышлар...» – дигән юллар бар анда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100