news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов бала алып кайту турында: «Ике ел тырышабыз, тик әлегә...»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов бала алып кайту турында: «Ике ел тырышабыз, тик әлегә...»
Фото социаль челтәрдән алынды

Берничә көн элек Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира (Тәтишка) белән сторис куйган иде. Хатынына күп көч сорый торган тренировкаларга йөрергә рөхсәт итмәвен әйтте, чөнки алар әти-әни булу турында хыяллана. Шуннан соң аларга күп кенө сораулар яудырганнар. Шуңа артист ачыклык кертә.

«Бала планлаштырабыз, дип сторис куйган идем. Нигә Эльмирага авыр күтәрергә кушмадым? Чөнки табиблар, хатыныңа авыр күтәртмә, диде. Шуңа Эльмира әлегә гантель, штанга күтәрми спортзалда. Йөгерә, йөзә, башкалары.

Дуслар, 2 ел тырышабыз. Дуслар да, танышлар да «кайчан бала алып кайтасыз» диләр. Хәзер дә тикшеренүләр үтәбез. Сөенечле хәбәрләребез булса, сезнең белән уртаклашырбыз», – дип сөйли ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар