Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сразы әйтермен!» – Ришат Фазлыйәхмәтов яшь гаиләгә еш бирелә торган сорауга җавап бирде

Яшь парлар өйләнешкәч, алардан балалар турында еш сорый башлыйлар. Без җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовка да әлеге сорауны бирергә булдык.

news_top_970_100
«Сразы әйтермен!» – Ришат Фазлыйәхмәтов яшь гаиләгә еш бирелә торган сорауга җавап бирде
Салават Камалетдинов

Эстрадада, төшеп калмас өчен, гел эшләп торырга кирәкме?

Акча күп кирәк!.. Сәләт тә кирәк, әлбәттә. Аннан соң күпме генә, акча кирәк, дисәк тә, тамашачыны барыбер алдап булмыйдыр ул. Халык тиз арада кайсы җырчының сәләте бар икәнен, кайсысының җырлый белмәвен отып ала.

Сәләтең бар, халык та сине ярата, акчаң җитәме соң?

Ротацияләргә җитә. Берәүләр әйтмешли, моннан алабыз, тегендә тыгабыз.

Кайсы стадиядә син: популяр булдыңмы инде, әллә популярлыкка омтыласың гынамы әле?

Үз урынымда мин. Сәхнәдә легендалар бар, җырчылар, җырлаучылар бар. Мин – җырчы! Үз урыным белән канәгатьмен. Тормыштан канәгать булып яшәргә кирәк ул. 

Яңа сезонга әзерлек барамы?

Әзерләнәбез, яңа җырлар туплыйбыз. Аллаһ боерса, концертларыбыз белән Татарстан һәм Башкортстан республикаларына юл тотачакбыз. Шулай ук авылымда үтәчәк «Open air»га әзерләнәбез. Мине хөрмәт иткән җырчылар кайтачак. 

Хөрмәт итмәүчеләр кайтмаячакмы?

Кайтмаучылар да бар. Кемнеңдер башка планнары алдан төзелеп куелган.

Бер-бер хәл юкмы соң әле, бәләкәч көтмисезме?

Юк, булгач ук, "сразы" әйтермен. Бәби көтүебезне яшереп тормаячакмын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100