Ришат Фазлыйәхмәтов ялларын авылда, туган нигезендә үткәрергә ярата. Җырчының күңелсезләнергә вакыты юк, бик тырышып, баянда уйный. Аны Ришатка хатыны бүләк иткән иде.
«Гармун уйныйм урамнарда,
Әй авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрнең күңелләрен
Яшьлегенә алып кайтам мин.
Балачакка кайтып, моңланып утырыш. Кулга гармун алган саен, әтинең, эштән кайтып, гармун сузганы искә төшә. «Яле, улым», – дип урындык куя иде дә каршына, мине шунда бастырып җырлата иде. Үзе канатланып уйный иде. Эх… Бу – йөрәк түрендә сакланган иң җылы, кадерле хатирәләрнең берсе. Гармунга булган мәхәббәт, бәлки, балалыкның шушы матур мизгелләре белән бәйледер.
Мин уйнаганда, әти карап, сөенеп тора кебек, аның җылысы, нуры, якынлыгы сизелә.
Гомер су кебек ага, менә яңа Рамазан аена кердек. Ел саен бик көтеп алам, бу айда ничектер җанга рәхәт, күңелгә тыныч – әни кочагында кебек. Бик сихри ай», – дип хатирәләргә бирелгән җырчы.