Ришат Фазлыйәхмәтов әниләр турында яңа җырын социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәкъдим итеп, күпләрне елаткан. «Әнкәйләрнең исән чакта хәлләрен кайтып белегез», – дип теләгән җырчы.
«Нигә, нигә, нигә?» дигән яңа җырның авторлары – Фирзәр Мортазин һәм Ришат Галимов.
Әткәй-әнкәй, һәр көн туган саен,
Кайтырлар, дип көтә һаман да.
Капка ачык, ә күзләре – юлда...
Уйламыйлар гына балалар.
Тормыш куып, вакыт таба алмыйбыз
Бер кич кунып, кайтып китәргә.
Әйтелмәгән күпме сүзләр кала
Соң булырга мөмкин иртәгә.
Нигә, нигә, нигә?..