Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Алиментларны түләп киләм, ә алдан җыелганнары...»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Алиментларны түләп киләм, ә алдан җыелганнары...»
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатыны белән булган кискен мөнәсәбәтләре бөтен халыкка чыкты.

Җырчыны «Татар радиосы»ның юбилей концерты алдыннан суд приставлары алып китүе, моның сәбәбе беренче хатыны белән бәйле булуы, тещасының кызын ни рәвешле яклавы, Ришатның улына булган әҗәтләре (түләнмәгән алиментлары) турында алданрак язган идек инде. Бу юлы Ришат социаль челтәрдәге шәхси аккаунтында болай дип мөрәҗәгать иткән, дөресрәге, акланган:

«Хөрмәтле дулсар! Минем никадәр бурычым бар икәнен санарга кирәкмидер, моның үз сәбәпләре бар! Ир белән хатын аерылгач та бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә калырга тиеш. Безнең алай барып чыкмады, үзегез күрәсез. Бу сезнең өчен дә бер дәрес булсын. Ә иң яхшысы - сайлаган парларыгыз гомерлек булсын!

Тәтишканы (хәзерге хатыны Эльмира – авт.) кыстырырга кирәкми, чөнки нәкъ менә ул: «Әйдә улың белән очрашабыз, бергә вакыт уздырабыз!» – дип әйтүче кеше булды. Ул мине кисәкләрдән җыеп, аякка бастырды. Балам белән күрешү мөмкинлеге туса, ул миннән дә бәхетлерәк булыр иде!

Алиментларны да түләп киләм, ә алдан җыелганнары ул минем үз-үземне югалткан чакка туры килде. Тормыш гел актан гына тормый, нишләтәсең. «Ник менә "Татнефть Арена» дан 26 май көнне чыгыш алдыннан алып киттеләр?» – дигән сораулар бик күп. Дөрестән дә, көн дә сторислар кертәм: кайда ашаганым, кайсы залда спорт белән шөгыльләнгәнем, кайсы җирдә торганым, авылга кая кайтканым – барысы да билгеле. Ни өчен мине спортзал каршыннан алып китмәделәр, ә нәкъ менә "Татнефть Арена» боз сарае каршыннан, бар халык күз алдында?Җавабын беләсездер дип уйлыйм.

Терәк булучылар белән беррәттән мине җир белән тигезләүчеләр дә аз түгел. Иң еш кабатлана торган сүзләр: «Халыктан шул ук көнне гафу сорарга кирәк иде», – дигән сүзләр. Гафу итегез, сезнең камерада утырганыгыз бармы? Анда чәй кайнатып, ипи-тоз белән каршы алмыйлар шул! Телефонны да, сәгатьләрне дә алдылар. Чыгаргач, телефонны кулга алу белән дә яздырдым видеоны.

Миңа җир йөзендәге булган барлык әшәке сүзләрне язучылар, сезнең минем белән бер минут булса да аралашканыгыз бармы? Миңа калса, юк...» – дигән Ришат.

Ришатны аңлаучылар, яклаучылар күбрәк булса да, гаепләүчеләр дә бар.

«Бар да әйбәт булыр, энем. Иң мөһиме, исән-сау бул!», «Борчылма, балакаем. Хатын-кыз бик явыз, акылсыз хәзер. Кеше иткән дә хатын, юк иткән дә хатын, диләр», «Ришат, әйттем бит, ул хатынның эче тулы хәсрәт, хурлык дип. Син хәзер йолдыз булгач, бигрәк тә. Сине югалтканын аңлады ул. Төкереп бир! Үзеңне, Тәтишкаңны югалтма!», «Бирешмә, аягыңда нык басып торырга өйрән!», «Ахырлары хәерле булсын!» «Ә нигә акланырга? Барысы да яхшы булыр», «Вакытлы сынаулар булсын», – дигәннәр елганың бер як ярындагылар.

Икенче ярдагылар исә: «Ришатка карата фикерем тискәре якка үзгәрде. Җырчы буларак яратам. Әмма тормышындагы барлык мизгелләрне социаль челтәргә куярга ярамый, минемчә. Кемдә проблема юк соң? Гаилә хәлләрен дөньяга тарату бер дә ир-атларга хас сыйфат түгел», «Син, егет, башта үзеңдә аңлашып бет! Ике эчле, икейөзле булма! Аннан соң гына сәхнәгә, халык алдына чыгарсың», – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100