Даимә әбигә оныклары юбилеена көтелмәгән бүләк ясаган – алар әбиләренең яраткан җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтовны өйләренә чакырган. Ришат Фазлыйәхмәтов 90 яше тулган әбекәйнең яраткан җырын – «яшәгән саен яшисе килә» дигән юллары булган җырын башкарган.
«Ниләр генә очрамаган узып барышлый,
Кем эзләми, кем яшәми, шулар ялгышмый.
Югалтудан, табышлардан тора ул тормыш.
Сиңа дигән сиңа була, көтәргә тырыш.
Үткән беткән, җилгә киткән — язмаган безгә,
Безгә дигән булыр әле алдагы көндә.
Кемнәр көтә, ниләр көтә, ансын кем белә?
Яшәгән саен яшисе, яшисе килә», —
дигән сүзләр бар ул җырда.
Видеодан күренгәнчә, 100 яшькә таба китсә дә, Даимә әби аякларында нык басып тора. Ришат аның белән кочаклашып, аңа яраткан җырын багышлаган вакытта, җырчы белән серләшеп тә ала. «Даимә әбигә бүген 90 яшь. Котларга килдек әле менә дустым белән. Озын гомерле бул, тагы да бер 150не яшә, Алла боерса», – дип котлый аны җырчы.