news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов 43 мең сумлык парфюм куллана

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов 43 мең сумлык парфюм куллана

Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызык видео куйган. Анда җырчы парфюм кибетендә йөри, исе ошаганын кул беләзегенә тидереп тә ала. Шул арада егетләргә лайфхак та тәкъдим итә.

«Кызлар янына барганда минем кебек кибеткә кереп, иң кыйммәтле парфюмны сибеп барыгыз. Мин шулай итә идем Тәтишка янына егет булып йөргәндә. Аны сибәр өчен куйганнар бит инде, файдасыз ятмасыннар әле кибет киштәләрендә», – дип язган җырчы.

«Монда кергәч бушка сиптереп чыгарга яратам. 43 меңгә одеколон аламмы инде? Мин бит авыл егете», – ди җырчы видеода.

Җырчы кебек бушка сибенеп йөрүчеләр «мин дә шулай итәм» дип комментарий калдырган. «Барысы да кереп сиптереп чыкса, буш савытлар гына калачак бит» дип кайгырган берәүгә «яңаны куярлар» дип җавап бирүче табылган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар