Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Хатыныңның кадерен белеп яшәргә кирәк иде...»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Хатыныңның кадерен белеп яшәргә кирәк иде...»
социаль челтәрләр

Ришат Фазлыйәхмәтовның инде икенче хатыны белән дә аерылышуы «подписчиклары» арасында шау-шу тудырган. Кичә Ришат Тәтишкасы (Эльмира) белән аралары өзелү турында хәбәр иткән иде. Халык шул пост янында мәш килгән. Берәүләре Ришатка гаеп аткан, икенчеләре мактый-мактый юаткан яңадан буйдакка әверелгән җырчыны.

Берничә кеше «җырчы Тәтишканың кадерен белмәгән» дигән фикердә.

«Икенче тапкыр сездән китәләр икән, юкка түгел»;

«Балакаем, хатыныңның кадерен белеп яшәргә кирәк иде шул», – дигән алар.

«Сез – публика кешеләре, бар нәрсә 100 иләктән уза. Сабыр булып, үз тиңегезне табып яшәсәгез, халык «тешли» алмас иде»;

«Аерылышкан саен публикага чыгармаска да була инде», – дип, шәхси мөнәсәбәтләрен халыкка «чыгарып селкегәнгә» ачуланучылар да булган.

«Ярар, аерылу – була торган әйбер. Дөнья бетмәгән бит әле. Күпме кеше аерылыша алмыйча интегеп яши»;

«Алар тормышы, алар эше. Менә җырлавы бик матур. Җырлары мәгънәле һәм тавышы матур»;

«Барысы да яхшыга гына булсын, борчылма, җаным. Барысы да Ходай кулында»;

«Дөнья булгач, төрле хәлләр була, Ришат. Без сине югалмассың дип уйлыйбыз. Син халыкка да якын, без сине бик яратабыз. Алдагы көннәреңдә сине бәхет көтәдер, дигән теләктә калам»;

«Сез – талантлы кеше. Матур тавышыгыз өчен хөрмәт итәм сезне. Калганы без публикага кагылмый дип уйлыйм. Әгәр җаныгызга авыр икән, мәчеткә барып, ул кешене тормыш юлыгыздан алып ташлаганга рәхмәт укыгыз»;

«Вот, ичмасам, ир. Карарлыгы да бар! Сөйләргә дә матур сөйли»;

«Була торган хәл. Син, Ришат, артык кайгырма, син бик чибәр. Барысы дә шәп булачак»;

«Ашыкма, энем, башка ашыгып өйләнмә. Син – бәхеткә лаеклы малай, иң мөһиме –- исән-сау бул»;

«Синең барысы да алда әле. Яңа мәхәббәтеңне очратырсың», – дип тынычландырырга тырышкан артистны күпчелек халык.

Ришатны «беренче хатыны Гөлназ белән кушылмасмы икән» дип фаразлаучылар да юк түгел. «Беренче хатыны үзенеке. Баласын үзе карап үстерсен. Дуслашып китәрләр», – дигән алар.

Искә төшерәбез: Ришат та, Эльмира да аерылышуларының сәбәбен күрсәтмичә, моны икесе тарафыннан да уйлап кабул ителгән адым, дип кенә атадылар. Шул ук вакытта, бу – уңышлы кулланылучы пиар-юл гына түгелме икән, дип уйларга да җирлек бар. Чөнки бу пар төрле чараларда, Сабантуйларда бергә күренүен дәвам итә. Әнә бит, җырчының бер язылучысы да, шик белдереп: «Мин аерылышуыгызга ышанмыйм», – дип язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100