news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рината Тэй тормышындагы мөһим вакыйга турында: «Бик тиздән сезнең Рината балкыячак...»

news_top
Рината Тэй тормышындагы мөһим вакыйга турында: «Бик тиздән сезнең Рината балкыячак...»
Владимир Васильев

Рината Тэй тормышындагы мөһим вакыйга белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. Җырчының балачак хыялы тормышка ашкан.

«Матурлык бәйгесе! Балачактан ук барысы да аңа карап соклана, аңа охшарга тырыша торган кыз булырга хыялландым. Һәрвакыт кешеләрне үземнең талантым аша илһамландырырга тырыштым. Балачак хыялы чынга ашу – ышанмаслык хәл...

Бүген мин Санкт-Петербургта «Ты уникальная Миссис 2023» Бөтенроссия матурлык бәйгесендә, горурлык белән, Республикабыз исеменнән чыгыш ясыйм. Әйләнә-тирәмдәге вакыйгалар уңаеннан еш-еш сулыш алам, дулкынланып калтыранам. Бөтен галәмгә һәм миңа теләктәшлек күрсәткән һәрбер кешегә рәхмәтләремне җиткерәм.

Бик тиздән сезнең Рината Тэй софитлар яктылыгында балкыячак», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан җырчы.

«Минем горурлыгым!», «Уңышлар сезгә!», «Җиңүеңдә шикләнмибез», – дип, җылы сүзләр ирештергәннәр Ринатаның виртуаль дуслары. Без дә Ринатага уңышлар телибез.

Фото: Рината Тэйның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар