Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рината Тей соңгы бер елына нәтиҗә ясап: «Бу ел бернигә дә чикләр юк икәнен аңлатты»

news_top_970_100
Рината Тей соңгы бер елына нәтиҗә ясап: «Бу ел бернигә дә чикләр юк икәнен аңлатты»
Фото: Рината Тейның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Рината Тей туган көнендә соңгы бер елга нәтиҗәләр ясаган.

«Трансформация елы. Үзгәрешләр елы. Яңа мөмкинлекләр ачкан ел… Йөзләгән концертлар, чыгышлар, җырланган җырлар. Шәһәрләр, узган юллар, очышлар. Тынычсызлану, дулкынлану, төрле эмоцияләр...

Бу ел бернигә дә чикләр юк икәнен аңлатты. Бу елның һәр көне тормышымның мәгънәсенә әйләнеп барган вакыйгалардан торды. Минем гаиләм, сәхнә, вокал мәктәбендәге яраткан эшем, телевидениедә тапшыру яздырулар, матурлык бәйгеләре һәм башкалар... Әле үзем дә ышанып бетә алмыйм: ничек итеп болар барысы да бердәм чылбыр булып тезелеп китте соң?

Бүген – минем өчен мөһим көн. Туган көнем! Мин үземә әйтәсем килә: «Атла, Рината, җиңел адымнар белән үз юлыңнан алга! Син бу дөньяны бизәр өчен яратылган. Үзеңнең җырыңдагы кебек үк: алга бар, артыңа карама!»

Кадерле дусларым, тугры тамашачыларым, рәхмәт сезгә. Сезнең ярдәм һәм мәхәббәтегез бәясез. Сездән башка боларның берсе дә булмас иде. Һәрвакыт сезнең Рината Тей», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге аккаунтында.

Ринатаның тормыш юлы сикәлтәле булуын да беләбез. Моннан берничә ел элек аның тормыш иптәше Сәгыйрь юл һәлакәтенә очраган иде. Шуннан соң әлеге гаиләдә борчу-мәшәкать, очсыз-кырыйсыз тернәкләнү курслары башланды. Ләкин, күрүегезчә, Рината бирешми, кул кушырып, елап утырмый ул, эшли, иҗат итә, газиз улын тәрбияли.

Җырчының виртуаль дусларының теләкләренә без дә кушылабыз. Көчле рухлы Ринатага күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.

Видео: Рината Тейның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100