Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Вәлиуллин: «Петербургта Үзәк мәчет дигән сүз юк, Татар мәчете дигән сүз бар»

Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән милли проектлар, пандемия чоры керткән үзгәрешләр, җанисәпкә әзерлек турында сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
Ренат Вәлиуллин: «Петербургта Үзәк мәчет дигән сүз юк,  Татар мәчете дигән сүз бар»

«PITER.TATAR дигән портал барлыкка килде»

 — Ренат әфәнде, сезнең белән соңгы тапкыр 3 ел элек Петербургта очрашкан идек. Шушы 3 елдан соң Петербург татарлары һәм вәкилләре нинди яңа проектлар эшләде, нинди уңышларыгыз бар?

 — Чыннан да сез, Петербургка килеп, үзебезнең күренекле шәхесләребез белән күрештегез, аралаштыгыз. Андый очрашулар бик мөһим һәм кирәк.

Әйтер сүзләр дә күп җыелды, тарихи вакыйгалар да көтә безне. Соңгы дәвер барыбыз өчен дә сынау булды, аны курыкмыйча шулай дип әйтергә кирәк. Пандемия безне бар яктан сынады.

Пандемия безне бар яктан сынады.

Сәламәтлек ягыннан гына түгел, тормышны шундый шартларда алып бара алу мөмкинлегебезне, эчке халәтебезне карады. Күбебез инде авырып та алды, шуннан соң тормышка карашыбыз да берникадәр үзгәрде. Тормышның кадерен бүтәнчәрәк белә башладык. Сезнең белән янәшә утырып, күзгә-күз карашып сөйләшә алу да безнең өчен зур бәхет, чөнки бу әйбердән ваз кичкән идек, күршебезгә керә алмадык. Якын туганнарыбызга, хәтта әти-әниләребезгә бара алмадык. Шундый коточкыч вакытка килеп җиттек.

Шушы вәзгыятьтә без инде әкрен генә тормышның кадерен белә башладык. Тамагың ач булганда, ризыкның кадерен белә башлаган төсле — менә монда да гади аралашуның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлый башладык.

Питер вәзгыятенә килгәндә, пандемия булуына карамастан, без яңа форматларны эзли башладык. Билгеле, даими вәкиллекнең төп миссиясе булган икътисади мәсьәләләр буенча күбрәк шөгыльләндек, шуның буенча эшчәнлекне, үзебезнең Татарстаныбызның икътисадына ярдәм итү чараларын эзләдек.

Яңа форматларга, әйтик, ZOOM форматына кердек. Очрашуларны элек без редакциягә барып эшли идек, ә хәзер инде, бер-беребезне күрмәсәк тә, экран аша гына булса да күрешеп сөйләшә башладык. Әмма ZООМда да син әңгәмәдәшеңнең күзен күрә аласың. Телефоннан сөйләшкәндә бер хәл, ләкин эмоциясен, кешенең күзен күрү — икенче, күз алдалый алмый кешене. Сиңа кызыкмы ул кеше белән сөйләшү, син үзең кызыкмы аңа, телефоннан әле кешене алдалап була, ә менә болай булмый. Шушы яңа форматларга да кердек.

Үзебезнең шушы милли тормышыбызга һәм дә яңа идеяләребезгә килгәндә, аларның берсен дә туктатып тормадык. Милли аспектларга килгәндә, яңа башлангычыбыз күп регионнарга үрнәк тә булып тора. «Татмедиа»ның коллегиясендә дә чыгыш ясадым, үзебезнең фикерләребезне дә әйттек. Яңа PITER.TATAR дигән портал барлыкка килде. Инде ун меңнән артыграк укучыбыз бар, хәзер портал социаль челтәрләргә килеп керде. Питердагы бөтен татар милли тормышын туплап торган форматка күчте, пандемиядә шушы форматның килеп керү уңайлы булды. Портал тирәсендә бөтен тормышны яктырта ала башладык. Сабантуйны үткәрә алмадык, әмма шушы порталда Сабантуйны оештырдык. Караучылар саны искиткеч зур саннарга барып җитте.

Сабантуйны онлайн форматта уздыруны иң беренче без башлап җибәрдек. Шунда ук Тукай көннәрен, Муса Җәлилнең бәйрәмнәрен үткәрдек. Һәр ай саен шушындый онлайн концертлар эшли башладык. Бу безнең өчен мөһим иде, тамашачы өчен генә түгел, хәтта артистлар өчен дә кирәк иде. Артистлар шулай ук халыкка чыгарга теләде.

Сез беләсез, Петербургта менә дигән җырчыларыбыз бар — Альберт Әсәдуллин, Альберт Җәлилов, Динар Байтимеров, хәзер үзебезнең Татарстаныбыздан килгән егетебез Ярамир Петербургның опера сәхнәсенә менеп басты. Менә бу егетләр шушы безнең мәйданга килеп, безнең уртак идеяләргә кушылып китеп, зур-зур проектлар эшли алдык. Россиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллинны нинди генә җыелышка, нинди генә концертка чакырма, килә, җырлый, беркайчан кире какмый. Шул ук Альберт Җәлилов, Динар Байтимеров — бер тиен акча сорау турында сүз юк, үзләренең машиналары, костюмнары белән килеп эшлиләр, Сабантуйлар уздырганда да шул ук хәл. Андый егетләребез бар, шөкер.

Пандемия үзебезнең яхшы, милли аспектлар буенча эшләгән милли оешмаларны туплауга да зур йогынты ясады.

Пандемия үзебезнең яхшы, милли аспектлар буенча эшләгән милли оешмаларны туплауга да зур йогынты ясады.

Яңа оешмаларыбыз барлыкка килде. Әйтик, менә безнең бик көчле егетебез бар иде — Рөстәм Хучашев. Ул «Файда» оешмасын оештырды, аннары «Питер буйлары» дигән оешма эшләде, 50 яшен әз генә узып киткән иде, шушы начар авырту белән китеп барды. Без бик борчылдык. Ул зур юнәлешне алып бара иде — концертлар оештырды, үзенең бер тулы плеядасы буларак артыннан баручыларны туплый алган иде. Ул киткәч, бушлык барлыкка килер инде дип курыктым. Әмма, Аллага шөкер, аның эшен дәвам итүчеләр үзеннән-үзе килеп чыктылар. Аның эшен Айрат Маннанов дигән эшмәкәр егетебез дәвам итеп китте. Менә дигән итеп чаралар алып баралар. Әле бер ай элек кенә үзебезнең Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында шушы егетләр — Айрат Маннанов, аның дуслары белән «Татар музее»н яңа форматта ачып җибәрдек.

«Татар музее»н яңа форматта ачып җибәрдек.

Бер дигән, матур, үзебезчә куелган зур мәйданда шушындый музей барлыкка килде. Аңа кадәр Этнография музеенда үзебезнең яңартылган татар бүлекчәсен ачкан идек. Монда һәрбер халыкка бүлеп бирелгән мәйданнар бар. Шушы Этнография музеенда иң зур мәйдан, иң күренекле мәйдан «Татар мәйданы», ягъни татарларга багышланган мәйдан булды. Менә без аны шундый зур итеп ача алдык.

Шуның белән яңа идеяләребез дә бар. Менә хәзер шәһәр администрациясе татарларга Чайковский урамында 300 квадрат метрлык зур бина бирде. Ул бина «Татар үзәге» буларак эшләп китәр дип өметләнәбез. Үзебезнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шушы бинаны ремонтларга ярдәм итте, матди яктан булышты һәм хәзерге вакытта ремонт эшләрен төгәлләп киләбез. Әлегә төгәл датасын әйтә алмыйбыз, бар эшне эшләп бетергәч, үзәкне зур итеп ачу тантанасына сезне дә чакырып үткәрергә уйлыйбыз.

Бу үзәк безгә күптәннән кирәк иде. Әлеге эшне күтәреп, үзебезнең милли оешма җитәкчеләре шушы эшне башлап, аның артыннан озак йөрделәр һәм менә, ниһаять, без инде бу үзәк булачак дип курыкмыйча әйтә алабыз. Иншалла, ул үзәк Петербургта булачак.

— Нәрсәләр булачак анда? Ниләр планлаштырылган?

— Хәзерге вакытта 300 квадрат метрлы тарихи бина бар, махсус сакланыла торган зонага керә ул, шуңа күрә эчендә зур итеп үзгәртеп корулар ясап булмый. Зур гына китапханә булачак, хореография үзәге өчен махсус бүлекләр булачак, шуның белән бергә үзебезнең татар теле курсларын үткәрү өчен махсус биналар булачак һәм зур конференц-зал эшләргә җыенабыз. Шулай ук интерактив бер музейны булдыру планнары бар. Анда инде ансамбльләр, театр студияләре эшли башлады. Хәзерге вакытта гына да зур сәхнәгә чыгарлык тулы 5 татар ансамбле бар. Әле 6 ел элек кенә аларның берсе дә юк иде, ә хәзер баянчыларыбыз, биючеләребез, җырлаучыларыбыз бар. Театр студиясе оешып бетеп ята, спектакль куела башлау белән анысы хакында да зур итеп хәбәр итәргә планлаштырабыз.

Театр студиясе оешып бетеп ята, спектакль куела башлау белән анысы хакында да зур итеп хәбәр итәргә планлаштырабыз.

Менә әлегә шундый эшләребез бар.

 — Үзәктә ничә кеше эшләячәк?

 — Ул турыда да уйлаштык. Милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәте комитеты җитәкчелеге Капитонов белән штат булдыру мәсьәләсе турында да сөйләштек. Каршы килмәделәр, хәзер шушының механизмнарын эшләү белән шөгыльләнәбез. Билгеле, ул үзәккә артык күп штатлар да кирәк түгел. Әйтик, үзәкнең җитәкчесе, методист, татар теле укытучысы, ягъни 3-4 кеше булса, тулы канда эшләтеп җибәрергә дә була. Әлегә ул мәсьәлә ачык килеш тора. Бина бар, ремонт эшләнгән һәм ул үзәк буларак эшли башлаячак — иң мөһиме шул хәзерге вакытта.

«Сабан туе рухы бездә элеккечә сакланды»

 — Татар үзәген ачу быелга планлаштырыламы?

— Иншалла, быел ачачакбыз. Башта 26 июньдә, Питер Сабан туенда игълан итәрбез дип уйлаган идек, пандемия аркасында Сабантуй үткәрергә рөхсәт бирелмәде. Тосненскийда өлкә Сабан туе үтте, анда Сабантуй инде 25 ел дәвамында үткәрелә. Шуны әйдәп баручы Иниятулла Кутуев (ул инде 80 яшьтән олырак) 25 ел дәвамында Сабантуйны башлап җибәреп, хәзергә кадәр алып бара. Үзенең дуслары белән, гаиләсенең ярдәме белән, без ярдәм итәбез кулдан килгәнчә.

Монда Сабантуй гаҗәп матур җирдә үтә — күл буе, урман эче, матур аланлык. Гаҗәп инде. Күпме Сабантуйларны күргәнем бар, әмма ул дәрәҗәдәгесен күргәнем юк. Бәйрәме дә шундый рухи, рәхәт, авыл Сабан туе кебек үтә. Питер Сабантуйлары инде 2 ел үткәрелми, ләкин биредә без чын Сабантуйны саклап кала алдык. Ул стадион да түгел, табигать почмагында Петербургтан 20 км ераклыкта гына, елга буенда, урман эчендә. Ел саен 100 мең кеше катнаша иде. Паркларда үткәндә, кеше үтеп китеп кенә йөри, ә монда кеше махсус Сабан туе өчен килә. Иртәнге җидедә киләләр, гаиләләре белән шунда урынны эзләп куялар һәм кичке сигезгә кадәр кайсы концерт карый, кайсы көрәшне күзәтә, кайсылары җырлашып утыра, гармунда уйныйлар. Безнең Питерда элеккеге авыл Сабан туе рухы шул рәвешчә сакланды. Традиция бар, халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләндерүдән без әле читтә, бездә әлеге бәйрәм чын Сабантуй булып яши.

— Татарлар Сабантуй гына уздыра, дигән тәнкыйть сүзләрен ишеткәләргә туры килә. Конгресска карата да әйтәләр моны. Бу сүзләр белән килешәсезме? Халык үзе Сабантуйны ничек бәяли?

— Сабантуйга гына килгәндә дә, бик күп чаралар үткәрелә. Шушы милли-мәдәни вәзгыять буенча гына да зур чаралардан 100гә якын чара үтә. Аларда гомумән 500-600ләп кеше катнаша. Берсендә берсе килә, икенчесендә икенчесе килә дигәндәй. Ә менә Сабантуй 100 мең кешене җыя ала, аны бөтен кеше көтеп ала. Үзебезнең милли бәйрәмебез, ул безгә кирәк. Аны шулай дип тәнкыйтьләүчеләр дә булдылар. Үзем конгресста эшләгәндә дә андый сүзләрне ишетергә туры килде. Татар дигәч тә тагын ниләребез бар соң? Сабантуйдан башланып китә, билгеле, аны башка милләтләр «давайте, сделаем маленький сабантуйчик» дип, бүтәнрәк форматка да алып китәргә мөмкин, әмма аның татарныкы икәнлеген беләләр, шуңа күрә ул әйберне дәвам итәргә кирәк, һичшиксез.

Татар хөкүмәтенең булышуы да безгә ярдәм булып тора. Артистларны бирү, көчле регионнарга тулы районнарны билгеләү… Безгә үзебезгә бик озак еллар Алабуга районы администрациясе, азнакайлылар килде. Алар тулы автоколонналар, автобуслар белән 200әр, 300әр кеше килеп, шушындый зур мәйданчыкларны ясап, халыкка концертларны күрсәтеп, тамаша куйдылар. «Татар Сабантуйдан Сабантуйга кадәр яши» дигән сүз — ул күңелдәге матур бер әйбер. Сез үзегез дә авыл малае булгач аңлыйсыз, авылдагы Сабантуйны калдырган вакыт ниндидер бушлыкта яшәгән төсле. Авыл Сабан туена кайтып, дусларың-туганнарың белән аралашып-күрешеп киләсең, син үзеңә рухи көч җыеп килгән кебек.

— Сездә бит әле Ислам үзәге дә ачылды. Анысы ниндирәк эшләр алып бара, нинди максатлар белән эшли?

— Ул Россия ислам мәдәнияте музее. Хәзер ул виртуаль эшли, чаралар да үткәрелә. Хәтта Петербург икътисад форумы вакытында әйдәп баручы ил — Катар этнография музеенда бик зур мәйданчык ясадылар. Бик кыйбат бәяләргә торган мәйданчыклар иде инде. Шуның бөтенесен дә алар шушы ислам музеена алдырдылар.

Сез инде беләсез, Питер — ул көнчыгышны өйрәнүнең иң әйдәп баручы үзәге. Бу музейның төп идеясын шушындагы безнең күренекле галимнәребез Ефим Анатольевич Резван һәм Пиотровскийның башлангычы белән шушы эш башланып китте. Алар ачык хат белән Санкт-Петебургның губернаторы Бегловка чыктылар, шуның нигезендә Васильевский Островта бер сарай бирелде. Ул — 2 мең квадрат метрлы зур мәйдан. Ремонт таләп ителә, аның буенча эшлиләр, хәзер документлары әзерләнә. Эш бик күп әле, шуңа эшләрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгесез. Шуңа алар бу эшне виртуаль форматта башлап җибәрделәр. Үзләре шушы ислам тематикасы буенча берничә зур гына фестиваль дә эшләде. Без алар белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез, даими элемтәдә торабыз. Алар үзләре үк безне шушы проектның үзәгендә күрәләр — матди, бездән акча сорау ракурсында түгел, ә идеологик яктан. Алар безнең белән эшләргә әзер һәм безне үзләренең төп әйдәп баручы дуслары-күршеләре итеп күрә.

— Башка төбәкләр анда ничек катнаша ала? Ислам төбәкләре, әйтик? Татарстан ничек катнашачак?

— Хәзерге вакытта андый музей Россия күләмендә бер генә шәһәрдә дә юк. Бик зур мәчетләребез, бик зур ислам үзәкләребез бар, әмма ислам мәдәнияте музее буларак ул бүтән бер генә шәһәрдә дә юк һәм була да алмый. Чөнки ислам тематикасына караган әйберләр Петербургта гына шул дәрәҗәдә күп. Әйтик, монда Көнчыгыш кулъязмалар институты бар, анда шул ук татар китапларының 17нче елга кадәр басылган бик күп экземплярлары сакланган. Бөтен китапның сигнал экземпляры Петербургка, башкалага җибәрелә һәм шушы институтта саклана. Шуның белән бергә ислам мәдәниятенә караган, шул ук татарларга караган әйберләрнең күбесе (90 %ы дисәк тә була) Петербургта саклана. Чөнки монда иң борынгы музейларның берсе булган Эрмитаж бар, Этнография музее, Кунсткамера һәм күренекле Диннәр тарихы музее дигәне бар. Ягъни менә алар бүтән җирдә дә, беркайда да була алмый һәм юк та. Аларны махсус эшләтеп, реставрация ясатып булмый, шуңа күрә бу музейның нәкъ тә Петербургта булуы табигый.

Тагын икенче ягы да бар — шушы тематикага килеп кергән егетләр - ислам вәкилләре түгел, алар бүтән дин вәкилләре. Алар исламның нинди зур югары мәдәни көчкә ия икәнлеген дә күрәләр һәм шушы эшне үзләре башлап җибәреп, үзләре шуңа финанс мөмкинлекләре табып, бина табып, шушы эшкә башлары белән кереп китеп эшлиләр. Бу бит акча эшләү юлы түгел. Болар бизнесменнар түгел, болар идеология белән яшәүчеләр — безнең өчен шунысы да бик мөһим. Татарстанның монда һичшиксез урыны булырга тиеш, шуңа күрә без биредә инде. Бу проекттан читтә калмыйча, эшчәнлекне алып барабыз. Һәрдаим элемтәдә булып, планнарыбызны корабыз һәм алга юлларыбызны эзлибез.

«Петербургта Үзәк мәчет дигән сүз юк, Татар мәчете дигән сүз бар»

— Петербургка исламны татарлар алып килгәнен бу кешеләр бик яхшы белә инде алайса?

— Монда Петербургка гына түгел, Россиягә исламны кем алып килгәнлеген һәм аны ничек иттереп алып килгәнен белергә кирәк. Хәзергә хәтле Россиянең барлык шәһәрләрендә дә эшләп килгән зур мәчетләрне кемнәр салганлыгын белергә кирәк. Һәм аны белүчеләр бар, аны беләләр, үзебез дә һәрдаим әйтеп торырга тиешбез. Петербургның үзәк мәчете 1913 елда эшли башлый. Аятулла Баязитов башлангычы белән эшләп киткән үзәк бу. Аятулла Баязитов иң беренче булып шушында җирне алу өчен һәм дә шушында мәчет салу өчен үзе императорга чыга. Егерме елдан соң гына рөхсәт булып, аннан соң гына эшләр башлана. Иганәчеләрне табалар. Петербург мәчетен Бохара белән бәйләп карау бар. Архитектор үзенчәлеге шуңарак якын. Ни өчен алай була? Иң күп акчаны бирүче Бохара әмире була, ул мәчет ачылганда да килә. Аны 1913 елда Романовларның 300 еллыгы хөрмәтенә ачалар. Шушында хәзергә хәтле «бу — татар мәчете» дип әйтәләр. Петербургта «Үзәк мәчет» дип әйтмиләр, андый сүз юк, «Татар мәчете» дигән сүз бар — моны бөтен кеше белә.

Хәзерге вакытта безнең мөфтиебез — Равил хәзрәт Панчеев. Әтисе Җәгъфәр Панчеев иде, ул иң хөрмәтле дин әһелләребезнең берсе була. Үзебезнең мөселманнар арасында Равил хәзрәтнең дә хөрмәте зур. Ул да әлегә кадәр татар факторын мәчеттә сакларга тырыша. Җомга вәгазьләренең дә күпмедер өлешен татарча алып бара, аннары гына русчага күчә, сәламләүләрне дә татарча алып бара, намаздан соң түгәрәк ясап күрешеп чыгу гадәтен әлегә кадәр саклыйбыз. Петербург мәчетендә ул бар, аны Равил хәзрәт саклап калды. Һәм аны бөтен кеше татар гадәте икәнлеген белә. Равил хәзрәт «мин беренче рәтне татарларга саклыйм» ди. Менә шундый әйберләр бар һәм ул шулай дәвам итсен иде.

— Петербург мәчетендә татар телен саклау мөмкин түгелдер инде?

— Мин моның белән бер дә килешмим. Мәчеттә татар телен саклау дигән нәрсә бар. Мәчет дин үзәге генә түгел, шул ук миллилекне саклау үзәге дә булып кала. Әйтик, Петербургта «Мирас» дигән татар үзәге эшләп килә, һәм менә шушы үзәкне төп эшләтүче кеше — мөфти Равил хәзрәт Панчеев. Шушы «Мирас”ка үзе арендага алып бина бирде, үзәкнең җитәкчелеген үзе алып бара, шушында менә дигән «Мирас» ансамбле эшләп килә, шушында ук күргәзмәләр үткәрелә һәм «Мирас» үзәгендә татар теле курслары алып барыла. Хәзерге вакытта Петербургта ике җирдә татар теле курслары эшли — «Каюм Насыйри үзәге» безнең даими вәкиллектә, без аны атнага ике тапкыр алып барабыз һәм менә шушы «Мирас» үзәгендә. Безнең татар теле үзәкләре һәрбер почмакта булырга тиеш, анда халык килергә тиеш. Татар үзәге эше вәгазь белән генә түгел, реаль эшләр белән дә телне, гадәтләрне саклауның ачык мисалы булып тора.

Татар үзәге эше вәгазь белән генә түгел, реаль эшләр белән дә телне, гадәтләрне саклауның ачык мисалы булып тора.

— «Нур» газетасы буенча конференция дә уздырдыгыз. Беренче татар газетасы Мәскәүдә дә чыкмаган, Казанда да чыкмаган. «Тәрҗеман»нар булган инде әлбәттә, әмма «Нур» бит ул Казан татарларының татар телендә чыккан беренче газетасы. Моңа тиешенчә игътибар бирелмәвенә тәнкыйть тә булды. Килешәсезме моның белән?

 — Чыннан да, Рәмис әфәнде, «Тәрҗеман» турында сөйләп була, бу Исмәгыйль Гаспринскийның бик зур эшчәнлеге. Иң озак вакыт чыгып килгән газета, заманында ул бөтен төрки дөньяны берләштереп торган. Ә инде «Нур» — үзебезнеке, чын татар газетасы. Дөресен генә әйткәндә, Аятулла Баязитовның да бу эшкә килеп чыгуы 1905 елдан башланган вәзгыять белән бәйле. Яңа фикерләр килеп чыга башлый, милли үзаң үсеш дәвере килә, җәдидчелек вакытына килеп җиткән дәвер була. Шуның белән бергә газетаның Петербургта барлыкка килүе бер яктан сәер тоелырга мөмкин, икенче яктан ул идеяләр Каюм Насыйри тарафыннан Казанда да башланган була. Әмма беренче татар газетасын башларга рөхсәт булмый. Ул вакытта да шул ук «чиновничий аппарат» дигән нәрсә булган. Петербургта Аятулла Баязитовка җиңелрәк була, чөнки хәрби ахун. Ул вакыттагы хәрби даирәләр арасына керә ала торган кеше була ул.

Аятулла Баязитовны без мәгърифәтче газета чыгаручы буларак беләбез, әмма ул зур дәрәҗәдәге дин галиме була, камил дәрәҗәдә гарәп телен белә, хәтта үзе дә тәрҗемәләр эшли.

Аятулла Баязитовны без мәгърифәтче газета чыгаручы буларак беләбез, әмма ул зур дәрәҗәдәге дин галиме була, камил дәрәҗәдә гарәп телен белә, хәтта үзе дә тәрҗемәләр эшли.

Һәм шушындый үзенең шәхси элемтәләре аша әлеге эшне Петербургта эшләү җиңелрәк булып чыга. 1905 елдан соң бер ел эчендә диярлек унлап татар газетасы килеп чыга. Оренбургта, Казанда, Уфада… Әмма беренчесен башлау кирәк була, һәм менә беренчесен ул Петербургта башлап җибәрә ала…

Газетаның юбилеен без шулай ук онлайн форматта оештырдык, әйдәп баручы үзебезнең галимнәребезне чакыра алдык. Тагын бер үзенчәлеге булды — бөтен регионнарда чыккан татар газетларының редакторларын үзебезнең модераторларыбыз, чыгыш ясаучыларыбыз иттек, сез дә катнашкан идегез. Менә бу эшне дә PITER.TATAR эшләде. Шушы PITER.TATAR эшен Равил Закиров дигән егетебез алып бара. Ул бизнесмен түгел, программист. Шәхси акчасыннан тулаем шушы порталны алып бара, әле үзе берничә хезмәткәргә акча түләп тора. Күрәсезме нинди егетләребез бар безнең! Кемгәдер акча түлисең, аның эшлисе килмичә кулын селтәп йөри. Ә Равил үзенең шәхси акчасыннан чыгарып бирә, чаралар үткәрә, башкасын оештыра. Узган шимбәдә шушы PITER.TATARда «Сабантуйны каршылап» дигән зур концерт үткәрдек. Ахырдан рәхмәт әйтеп язучылар да күп булды. Равил янында булышучылар да килеп чыкты, безнең үзебезнең Фирая ханым җитәкчелегендәге «Ак калфак» оешмасы булды. Шушы эшләр менә дигән итеп гөрләтеп эшләп киттеләр. Ягъни андый шәп егетләребез бар, алар булганда милләт тә яшәячәк, үзебез дә булачакбыз, Аллаһ боерса. Кайчакта милләт суына, милләт бетә дияргә яратабыз, юк, суынмый, алга бара, Аллага шөкер.

— «Нур» газетасының беренче саны 2 сентябрьдә чыга бит. Нигәдер татар журналистикасы көнен 19 майда билгеләп үтәләр. Берәр мәгълүмат бармы сездә моның турында?

— Ул чыннан да 2 сентябрьдә чыга, әмма каяндыр 19 май датасы килеп кергән. Анысы мөһим түгел бит, безнең үзебезнең бәйрәмебез бар, шул бәйрәмне калдырырга кирәк, аны инде кайчан булуы принципиаль дип санамыйм. Иң мөһиме шул — безнең беренче татар газетасы чыккан көн бар, татар матбугаты көне бар, шуларны матур итеп кенә билгеләп барыйк бергәләшеп.

Бездә газетаның берничә номерының варианты бар, аларны конференцияләрдә дә күрсәттек. Газета сентябрьдә чыга башлаганлыгы төгәл билгеле.

— Ә рөхсәте кайчан алынган, бәлки, шул май аендадыр?

— Рөхсәте алданрак алынган, әйе. Бәлки, чыннан да майда рөхсәте алынгандыр, сентябрьдән чыга башлангандыр. Менә җавап та табылды (көлә).

«Октябрьдә булачак җанисәптә икенче урынны югалтырбыз дип уйламыйм»

 — Бу елда бит илдә зур җаваплы вакыйга — җанисәп көтелә. Бу уңайдан төрле фикерләр йөри. Бигрәк тә Башкортстанда вәзгыять катлаулы. Петербургта да башкортлар бар бит инде. Сезнең фикерегезчә, әгәр дә татарлар санын киметүгә омтылыш була икән, татарлар үзләрен ничек тотарга тиеш?

— Чыннан да бик авыр сорау. Бу уңайдан мин инде үзебезнең матбугатны да даими карап барам, дискуссияләрне дә күзәтәм. Бик күп бәхәсләр, фикерләр бар, кайбер галимнәребез шуның белән генә шөгыльләнә башлады бугай дигән әйбергә дә килеп җиттек инде.

Петербургта безнең андый әйберне сизгәнебез юк, чөнки шул ук Сабантуйны без «татар-башкорт бәйрәме» дип уздырабыз. Алда әйттем бит, бер район килә Татарстаннан, бер район килә Башкортстаннан. Без концертлардагы номерларны татардан, аннары башкорттан, Башкортстаннан килгән татардан биреп үреп алып барабыз. Ике авыл куела икән, берсе — татар авылы, икенчесе башкорт авылы була.

Бу очракта бернинди дә бүленеш юк, хәтта «Юлдаш», «Питер юллары» да татар-башкорт оешмасы дип баралар. Әйтик, үзебезнең 12 ветеран бар — Бөек Ватан сугышы ветераннары. Без алар белән һәрдаим эшчәнлекне алып барабыз: 9 майга, Республика көненә, Яңа елга үзебез иганәчеләр, татар егетләре белән акчаларын җыеп, азык-төлек җыелмалары күп итеп алып, бүләкләр таратып чыгабыз. Һәм менә аларның кайсыдыр өлеше — башкортлар, кайсыдыр өлеше — татарлар. Безнең өчен аларның кемнәр икәнлегендә бернинди дә аерма юк. Петербургта Башкортстанның даими вәкиллеге юк, ул ябылды. Мәскәүдә бар. Мәскәү дә шушы ук 12 кеше белән элемтәдә тора, шушы эшне оештыра, алар да анда кемнәр башкорт, кемнәр татар дип бүлми, уникесенә дә бирә, аермыйлар.

60ка якын блокадникларыбыз бар, алар да инде картайдылар. Блокаданы ачкан көнне аларга да бүләкләребезне эшлибез. Үзебезнең егетләребез — иганәчеләрбез ярдәм итә, Корбан гаетендә корбанлык итләре таратабыз. Әле аларга да даими вәкиллек бүләкләр җибәрә, алар да бүлмиләр.

Мондый бүленеш бездә гомумән юк. Петербургта Башкортстан вәкиллеге юк дидем бит. Күп очракта безгә шәхси мәсьәләләр белән килүчеләр дә була. Татарстаннан киләләр, әйтик, кемнеңдер баласына ярдәм итәргә кирәк ди. Петербург онкология буенча да, күз юнәлеше буенча да көчле. Укырга керергә ярдәм кирәк. Бу мәсьәләләр буенча Башкортстаннан да безгә киләләр. Башкортстанның конгресс оешмасы бар, ләкин алар безгә мөрәҗәгать итәләр, без аларга да ярдәм итәргә тырышабыз.

Җанисәпне алу — мөһим мәсьәләләрнең берсе, булган саныбызны сәяси яктан күрсәтү бит инде. Октябрьдә булачак җанисәптә икенче урынны югалтырбыз дип уйламыйм. Вәзгыять нинди генә булуына карамастан, алай ук куркыныч булмас дип уйлыйм. Халык санының кимүе ул татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә, шул ук рус милләтенә дә кагыла торган әйбер. Икенче урынны сакларга тиешбез. Халык белән эшләгәндә дә, без аны әйтәбез, үзегезнең кем икәнлегегезне сез курыкмыйча әйтергә тиешсез, дибез. Онлайн форматта да мәгълүматны тапшырып булачак бит җанисәптә, бәлки, бу күпмедер дәрәҗәдә җиңеллек тә бирәдер.

Тагын бер вәзгыять — катнаш никахлар. Алар Петербургта да күп, бүгенгесе көндә иң кискен мәсьәлә булып тора. Йортта кем күбрәк сүзен әйтә ала, бала шуңа карый инде күбрәк. Әйтик, әнисе рус, әтисе татар икән, бала күбрәк әнисе тәрбиясендә булып, милләтен сайлаганда, шулай ук авырлык китереп чыгарачак. Бу әйберне без күрәбез.

2010 елгы җанисәп буенча Петербургта — 30 800 татар, Ленинград өлкәсендә — 8900 кеше. Бу саннарны саклый алырбыз дип өметләнәм, зур минус булыр дип уйламыйм.

— 2002 ел һәм 2010 еллардагы җанисәп вакытында без 200 мең татарны югалтканбыз икән. Хәтта сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларны карасак та (вакыт аралыгы зур бит), анда да арткан татар халкы, ә монда кимегән. Сугышлар да юк, ә без кимегәнбез. Ни өчен?

— 2002 елның икътисади халәтен сез үзегез дә беләсез. Ул вакытта гаиләләрдә бала табу мәсьәләсе шулай ук кискенләшеп, кешеләр инде ике балага гомумән дә тутырмый торган халәттә булган вәзгыять иде. Бәлки шуннан да килеп чыккандыр. Бу вакыттагы халык санын алу ул бит инде 90нчы еллар белән бәйле. Шушындый әйберләр, шушындый зур саннар каян килеп чыга дип уйлап йөргәнем бар. Билгеле, монда зур сәясәт тә булырга мөмкин, анысын да беркая куя алмыйбыз. Халык санын алганда да, без тулы 100% саннарны белә алмаячакбыз. Безгә аны белү кирәк тә түгелдер бәлки. 200 мең кеше дидегез бит — алар бит барысы да шартлы саннар. Сез үзегез генә күз алдына китереп карасагыз, әйтик, сезнең туган авылыгыз бар, дусларыгыз бар, гомумән кеше үлгән, кеше туган. Үзегезнең тирәдәгегә карап кына да чамалап бара аласыз. Андый зур саннар белән уйнау кемгәдер кирәк булырга мөмкин. Статистлар аны үзләренә уйларга мөмкиннәр. Ул бит шулай ук зур сәясәт белән бәйле.

— Җанисәп алдыннан татарны бүләргә тырышу омтылышлары күренә башлады. Башкорстанда мишәр үзәкләре ачыла, Петербургта да бик күп бит инде алар. Сездә бармы аның тарафдарлары…

 — Без бүтән халык дип йөрүнең нигә кирәклеген аңламыйм… Әйтик, берничә кеше үзләренең башына шундый фикерне кертеп, шуның буенча эшләргә уйлыйлар икән, аларга нәрсәгә кирәк ул? Яки аларга шушы эшне махсус әйтеп торалар, яки бүтәнчә, яки шушы котыртуга бирешеп, үзләре шушы уенга катнашып китәләр. Әйтик, мин Арчадан. Аңа карап, «мин Казан арты татары», «мин типтәр», «мин мишәр» дип зур аудиториягә кычкырып йөрү, мактану - ул бит инде акылсызлык. Дустыңа, якыныңа әйтергә мөмкинсең әле.

Мин — Казан арты татары, мин типтәр, мин мишәр дип зур аудиториягә кычкырып йөрү, мактану ул бит инде акылсызлык.

Син үзеңнең эшләрең белән мактан, каян килеп чыкканлыгың белән мактану ул бит инде гомумән әкият белән бер.

Бездә андый әйберне сизгәнем юк. Һәрбер кеше үзенең юнәлеше, эше белән шөгыльләнә. Һәр кешенең үзенең кызыксынган шөгыле бар — иҗтимагый эшкә дә, иҗатка да вакыт таба, монысына да бара, тегесен дә эшли. Кемнәрдер йөри икән, димәк, шуның белән рәхәт табалар тормышта. Бүлгәләү, ниндидер шундый вәзгыятьне алып бару ярамый, хәтта эстрадада да мондый әйберләрне алып бару тыела. Эстрадага чыктың икән, син халыкны тәрбияләүче булырга тиешсең. Билдән түбән белән кешене көлдереп, яки анда татар әбисе булып аягыңны күтәреп биеп йөрү килешми, кешене бит алай тәрбияләргә ярамый. Алар бит инде милләт тәрбиячеләре. Шушы темага да кереп китеп, алар белән дә уйный башлаулар, әйтик, башта мин бер милләтнең вәкиле дип, аннан соң икенче милләтнең вәкиле дип уйнап йөрүләр кешенең үзенең авторитетын юкка гына чыгара.

— Бер журналистыбыз күптән түгел акцент мәсьәләсе буенча бер мәсьәләне күтәреп чыккан иде. Ул — рус телле журналист, студент елларында гына татарча өйрәнә башлаган һәм Петербургта аның акцентыннан көлүләрен язып чыкты. Анда бит инде күбесе татар мәктәбендә укымаган, акцент гадәти әйбер. Татарның акцентка мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Татар телен өйрәнергә теләгән кешеләргә, гомумән, рус телле татарларга мөнәсәбәт нинди булырга тиеш?

 — Үзем татар мәктәбендә белем алып, университетта татарча укып, аспирантураны татарча тәмамлап, бөтен эшләгән коллективларым да татар кешеләре булды. Минем русча акцентым бар, мин аны беләм һәм аннан оялмыйм да, чөнки мин татар, туган телем татар теле. Шуның белән бергә кемдер инде акцент белән татар телендә яки башка телдә сөйләшә икән, моның бернинди дә ояты юк. Әйтик, Петербургта бик күп Мордовия татарлары бар, аларның сөйләшүләре чыннан да үзенчәлекле. Аларның татарча үзләренең акцентлары бар. Аларда оялу дигән әйбер юк, хәтта күбесе русча сөйләшкән җирдән татарчага сүзләрен уйнатып-кушып җибәрәләр, аннан соң «туктале, мин дөрес әйттемме бу сүзне татарча?» дип сорыйлар. «Сез дөрес әйттегез, ләкин „капа“ түгел ул, „капка“, аннан оялма син, аның бернәрсәсе дә юк», дим аларга. Кешенең акцентыннан көлү — телдән биздерү.

Кешенең акцентыннан көлү — телдән биздерү.

Ничек итеп әйтә, шулай итеп әйтсен, шулай сөйләшсен. Мин бүгенге көнгә кадәр «әчкеч» дип сөйлим, көлегез мин әйтәм, башкача әйтә алмыйм, мин Арчаныкы, шулай «әчкеч» булып калам инде. «Ачкыч» дип әйтсәм, телемә авыррак миңа. Бу әйбер һәркемгә хас һәм моннан көләргә кирәк түгел.

— Менә бу журналист та кешеләрнең читенсенеп калуын, сөйләшми башлавын әйтә…

— Бәлки тәрбия, бәлки акыл дәрәҗәсе җитмәүдер, ләкин кешенең сөйләменнән көлү дөрес әйбер түгел. Халык «хәтта баганага да тибеп китмә» ди. Нигә кешедән көләргә? Һәр кеше — шәхес. Кешегә «синең колагың зур» дип бәйләнергә ярамаган төсле, мин аны кирәк эш дип санамыйм.

— Якын киләчәктә Петербург татарлары нинди планнарны тормышка ашырырга җыена, бәлки Татарстанга инвестицияләр көтеләдер, бәлки Татарстан инвесторлары килергә җыенадыр?..

— Даими вәкиллекнең төп эше — икътисади инвесторлар белән эшләү. Шушы көннәрдә генә Казанда эшләгән вакытта инде унлап очрашу үткәрдек. Әле кичә генә Инвестиция үзәгенең җитәкчелеге белән күрешеп, яңа проектлар турында аларга мәгълүмат бирдек. Проектлар бар, алар әкрен-әкрен тормышка аша тора. KazanMallда «Лента» үзәге яңадан ачылды. «Лента» үзәкләренең саны Татарстан буенча алтыга җитте. Шулай ук «Улыбка радуги» да Питер компаниясе, алар шулай ук безнең тырышлык белән монда килеп керделәр һәм аларның 110га якын кибетләре бар инде. Хәзер «Петрович”ны тартып китерү турында уйлыйбыз. Әгәр «Петрович”ны Казанга кертә алсак, төзелеш материалларын алуның яңа бер форматын булдырыр идек. Аларның төп эшләү принциплары — син өйдә генә утырасың, бар төзелеш материалларын китереп бирәләр. Иң зур төзелеш кибете ул.

Хәзерге вакытта Свияжскиның мультимодаль инвестицион логистика үзәгенә Петербургтан үзебезнең берничә проектны тарту буенча эш алып барабыз. Пандемия вакытында чикләрнең ябылуы аркасында, бер ел эчендә Петербургтан Татарстанга инвестицияләрнең керүе 18%ка якын артты, бу эш алга таба да дәвам итәчәк, иншалла. Компанияләребез бар, аларның исемлекләре бар, шушы юнәлеш буенча эшчәнлекне алга таба да алып барабыз.

Тагын бер генә идеяне әйтеп китәсе килә. Петербургта Татарстанны таныту буенча «Татарский дворик» дигән матур проектыбыз эшләп килә.

Петербургта Татарстанны камилләштерү буенча «Татарский дворик» дигән матур проектыбыз эшләп килә.

«Хасанский рынок» дигән базарыбыз бар, хәзер биредә татар базары барлыкка килде. Аны Азнакай районы башлап җибәрде. Аларның җитәкчелеге белән үзебез ике муниципаль берләшмә арасында шушы Красногвардейский районы белән килешү төзедек. Һәм менә шушы килешү нигезендә шушындый бренд барлыкка килде — «Татарский дворик» дип атадык без аны. Зур машина бирелде, атна саен Татарстаннан шушында үзебезнең товарларыбызны ташыйлар. Машина килгән вакытта сөт продуктлары, сыр, колбаса, чәк-чәк, бавырсак һ.б. буласын белсәләр, чират җыела, тиз арада алып бетерәләр. Петербургта тагын ике-өч мәйданчыкта шундый «Татарский дворик» эшләргә дигән планнарыбыз бар.

 —  Эшләрегез уңышлы булсын! Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100