news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат сыерны ботарларга ябышкан аюны куып җибәрә алган – куркыныч видео

news_top
Ринат сыерны ботарларга ябышкан аюны куып җибәрә алган – куркыныч видео

Социаль челтәрләрдә сыерга аю һөҗүм иткән видео ролигы таралды. Аны Саба районы дип тә, башка район дип тә язалар.
«Телеграм» каналлар хәбәр итүенчә, бу – Мәләвез районы Нугуш авылы янында булган хәл. Монысы дөрес булырга тиеш, чөнки кадр артындагы Ринат исемле ирнең башкортча сөйләшкәне ишетелә. «Телеграм» каналы язуынча, машинада барган кешеләр аюның сыерга ташланганын күрә. Ринат исемле ир куркып калмый, машинадан чыга. Башта кычкырып-сүгенеп аюны куа. Аннары машинадагы кешеләр сигналга басып кычкырта башлый, Ринат аюга күсәк ыргыта.

Сыерны инде җиңдем дип уйлаган аю куркып йөгерә. Җиргә егылган сыер торып китә. Аның сыртында зур яра күренә. Әмма ул йөри алырлык хәлдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 сентябрь 2023
    Исемсез
    Рәхмат Ринат,малкайны коткарган өчен! Бөек Раббыбыз синедә,якыннарыңныда ярдәменнән калдырмасын, АФАРИН!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар