news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның яшь хатыны элекке иренең улы белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән

news_top
Ринат Рахматуллинның яшь хатыны элекке иренең улы белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән
Фото: Динара Рахматуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ринат Рахматуллинның хатыны Динара еш кына язылучыларыннан килгән аноним сорауларга җавап бирә. Халыкны күбрәк Динараның Ринат Рахматуллин белән кайда танышуы, элекке иреннән ни сәбәпле аерылуы кызыксындыра.

Бу юлы улының әтисе, ягъни Динараның элекке ире белән мөнәсәбәтләре дә кызыксындырган. «Улыгызга әтисе акчалата ярдәм итәме? Ул әтисе белән аралашамы? Әтисе алиментлар түлиме?» – дип язып калдырганнар.

«Әйе, аралашалар, һәм алиментлар түли. Тик дөресен әйтергә кирәк, аңа бу турыда һәрвакыт искә төшереп торырга туры килә һәм бер генә тапкыр да түгел. Үз ягыннан инициатива күрсәтми, кызганыч», – дип җавап язган Динара.

Динара үзеннән 29 яшькә өлкәнрәк Ринат Рахматуллинга 2023 елда кияүгә чыкты. Динараның беренче никахыннан 4 яшьлек улы бар. Алар хәзер Камилне бергәләп тәрбияли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар